Фирдүс Тямаевның хатыны Фирдүскә караганда матуррак җырлый?
Татарстанның атказанган артисты исеменә ия булган Тямаевка инстадуслары шундый шелтә белдерә.
![Фирдүс Тямаевның хатыны Фирдүскә караганда матуррак җырлый?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/1/11/e1cedf1693adf91b864fbfc6800f921fc158d6fcb72adb7957e5f3652e4d.jpg)
Фирдүс Тямаев “Инстаграм”га “Өйдәге концерт дәвам итә” дигән видеосын элде. Анда ул хатыны Резеданы баянга җырлата. Резеда Фәридә-Алсу дуэты репертуарыннан “Карлы чыршылар” җырын башкара.
Ике сәгать эчендә әлеге видео 62 меңнән артык карау һәм 380нән артык комментарий җыйды.
Фикерләр арасында төрлесе бар. Резедага атап: “Сез Тямайдан матур җырлыйсыз, моңлы!”, “Шундый тыйнак, матур, тавышы да супер!” дигәннәре шактый.
Шулай ук йолдызлы парның дуэт җырларын ишетергә теләүчеләр дә бар. Аларга каршы Фирдүс Тямаев:
- Мин – автор-башкаручы, ә Резеда ул 8 ел вокалга укыган җырчы. Киләчәктә Резеданың аерым концертын эшләү уе да бар! - дип җавап биргән.