news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны хастаханәдән чыгарганнар

Авыр вакытта комментарийлар язып, хәлен белешеп торган инстадусларына җырчы рәхмәт әйтә.

news_top
Фирдүс Тямаевны хастаханәдән чыгарганнар
Владимир Васильев

Фирдүс Тямаевны хастаханәдән чыгарганнар. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итә.

«Аллаһка шөкер, өйгә җибәрделәр», — дигән ул. Җырчы авыр вакытта көч, энергия биргән өчен виртуаль дусларына рәхмәт юллаган. Концертлар башлангач, шул энергияне кире үзләренә кайтарырга вәгъдә биргән.

Инстачылар Фирдүскә саулык-сәламәтлек теләп, тизрәк гаиләсе янына кайтырга кушканнар.

Фирдүс Тямаевның Германиядә аягына операция ясатуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар