Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны «блогер куяным» өчен тәнкыйтьлиләр

Нәни Кәрим тренажерда рәхәтләнеп шөгыльләнә.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевны «блогер куяным» өчен тәнкыйтьлиләр
Михаил Захаров

Җырчы Фирдүс Тямаев Инстаграмдагы сәхифәсендә балаларын күрсәтеп тора. Бу юлы ул нәни Кәримнең йөгерә торган тренажерда уйнаганын күрсәтте. «Блогер куяным спорт белән шөгыльләнә», — дип яза ул видео янына.

Кадрларда сабыйның сөенә-сөенә «беговая дорожка»да чапканы күренә.

Инстачылар балага соклана, «күз тимәсен», «нәкъ әтисе була», дип язалар.

Арада бу хәлне ошатмаучылар да табылган. «Кешегә «куяным» дияргә ярамый. Безнең әбекәйләр алай әйтергә кушмый иде. Кеше гомерен куян белән тиңләргә ярамый», - дип яза бер инстачы.

Башкалар исә мактау яудыруын дәвам итә. «Бу нурлы кояш бит, баллы, батыр, әтисеннән дә текәрәк булачак», - диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100