Фирдүс Тямаевның абыйсы вафат булган. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә язды.
«Хуш абый. Бәхил бул. Әтинең иң яраткан абыйсы идең. Шуңа сине күргәч, Әтиемне күргән кебек хис итә идем. Әти белән 365 көннең 364 көне бергә идегез. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Тямаев нәселе авыр кайгы кичерә. Хәлдән килгәнчә тырышып карадык — коткара гына алмадык. Рәнҗемә миңа абый, зинһар. Син мәңге безнең йөрәктә», — дип яза Фирдүс.
Шунда ул җыр сүзләрен дә китергән.
Ач күзеңне, китмә калдырып,
Газиз йөрәкләрне талдырып,
Ач күзеңне, китмә, ташлама,
Җан сыкравы булып яшь тама.
«Бу җыр алдыннан гел син әйткән сүзләрне сөйлим. Тамашачы елый, мин елыйм. Эх, гармун уйнап та өлгермәдек. Сау бул абый, Тямаев Марат Талип улы», - дип яза Фирдүс.
Авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Мәрхүм абыегызның авыр туфрагы җиңел булсын!