Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевка якыннары уен чире белән авырганнар ярдәм сорап хат язган

«Әйдәгез, ярдәм итик, киңәш бирик», дип мөрәҗәгать иткән ул Инстаграмлы дусларына.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевка якыннары уен чире белән авырганнар ярдәм сорап хат язган
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев, күптән түгел Инстаграм сәхифәсенә өч дустының акчага уйнау аркасында үзләренә кул салганлыгы турында хәбәр куйган иде.

Шуннан соң җырчыга бик күп җавап хатлары килгән.

«Дуслар, кичә видео куйганнан соң, секунд саен хатлар килә. Әйдәгез, ярдәм итик, киңәш бирик», дип мөрәҗәгать иткән ул.

Хатларның берсен ул виртуаль дуслары белән дә бүлешкән. «Бу уен дигән чир үземнең баштан узды. Җиде ел ирем уйнады. Мин икенче бала белән авырлы вакытта, гел саклануда ятканда, кереп киткән иде ул уенга.

Шул вакыт эчендә авариягә эләгеп кеше үлде, үзенә берни булмады, сабак алмады», диелә Фирдүснең сәхифәсенә урнаштырылган хатта.

Шулай ук хат авторы үзен елан тешләп, табибларның үлемнән көчкә алып калуларын да хәбәр итә. «Өч тәүлек реанимациядә яттым, анда да барыбер уйнады. Өченче балага узгач, бала эчемдә үлде — анысы да үзгәртмәде, кача-кача уйнады. Тагын балага узгач, кулыма пычак алып, уйнаудан туктамасаң, үземне һәм баланы үтерәм, дип истерикага бирелгәч, елый-елый, тезләнеп, мин авырыйм дип белдерде», дип яза ул.

Инстачыларның беришләре хатка каршы:

«Ил-көндәге проблема»;

«Психологлар үзләре дә чирлиләр»;

«Ул чирдән чыгып булмый, бер кем дә булыша алмый»;

«Только Дин!!! Намаз!!!», дип язган.

Икенчеләре исә:

«Берсе уйный, икенчесе ел саен бала алып кайта, нәрсә үзгәрер дип көтәсез соң?;

«Ходайдан сора, балаларың бәхетенә яшә, Аллаһы бар бит, башкача яшә, тыңламаган ирнен башын ярып сүзлэреңне салсаң да, тынламый. Мин моны уз башымннан узганга әйтәм. Минеке көн-төн эчте, тугыз ел көрәштем, юк туктамады, ахырда миңа бик зур операция булды да, безнең юллар аерылды. Ул өйдән башкага чыгып китте. Хәзер мин дәү әни инде. Өем, ике бүлмәле квартирам бар, ә ул һаман эчә, бер нәрсәсе юк, аның кечкенә генә рюмкада: өе дә, баласы да, мин дә һәм икенче хатыны да.Сеңлем, үз-үзеңне сакла, балаларың бар, аларны уйла. Ул акылына килеп туктар Алла боерса, ә туктамаса үзе сайлаган язмыш. Зинһар, балаларың хакына яшә»;

«Нәрсәгә түзеп ятасыз шул ирне. Кулга пычак алып, үзеңне, балаңны харап итеп нәрсә исбат итмәкче буласыз соң?»;

«Кемдер җәфа чигә, кемдер үз-үзенә кул сала, ә кемдер шуңардан файда күрә! Әбием әйтмешли, ахырзаман!»;

«Алла сакласын! Нәрсәгә кирәк булган шуның кадәр аңламаган, санламаган ир белән яшәү?! Гомер черетеп! Бер бала булганда ычкынасы булган аннан! Көчле нервный стресслар кичерә-кичерә, бер- бер артлы балага узулар нигә кирәк?! Алла сакласын! Бик кызганыч бу хатын Тик шул хәлләргә җиткереп тә, аңламагач, белмим нәрсә дияргә дә», дип, хат язган ханымны гаепләп, киңәшләрен бирергә тырышканнар.

Киңәш бирүчеләр арасында, үзенә файда алуга өмет итеп язылган түбәндәге эчтәлектәгесе дә бар. «Ставка куяр өчен баш кирәк, ставкалар ул шундый ук бизнес сыман нәрсә, риск 50/50, иң мөһиме соңгы акчаларны куймаска һәм вабанк белән бармаска, кемгә прогноз кирәк, директка языгыз», диелә анда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100