Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевка: «Тәртипсез кеше калдыгы!»

Инстачылар Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевны тәртипсезлектә гаеплиләр.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевка: «Тәртипсез кеше калдыгы!»
Салават Камалетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың «Иҗат кешесенә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» - дигән фикеренә каршы Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин «Теләсә нишләсеннәр…» дигән шигырь иҗат иткән. Әлеге шигырендә автор җырчыларга таләп куймаска өнди, чөнки моның бер файдасын да күрми. Хәзерге җырчыларның чишенеп, алларын һәм артларын күрсәтеп кенә хакларын күтәрүен белдерә. Тамашачыны артистларның юләрләнеп, котыруларын карап утыручы мескен белән тәңгәлләштерә.

Инстачылар да Роберт Миңнуллинны хуплап, үз фикерләрен җиткергәннәр.

«Бу Тямайга атап язылган. Афәрин», — дигән бер ханым.

«Точно! Ә син посып өйдә утыр! Безнең юләрләнгәнне карап!» — дип аңа җавап кайтарган җырчы Фирдүс Тямаев.

Фирдүснең әлеге җавабы инстачыны канәгатьләндермәгән, ул җырчыны «тәртипсез кеше калдыгы» дип атаган.

«Башта дүрт сәгать тере тавышка концерт куй, аннары карарбыз! Син ул — кеше калдыгы!» — дип әйткән Фирдүс.

«Бер-ике елдан аның концертына берсе дә бармаячак», «Башкалар шулай ямьсез кылана алмый, маймыл кебек сикерә алмыйлар», — дип язганнар җырчыга.

Фирдүснең иҗатын яраткан тамашачы да сүзсез калмаган.

«Нигә һәрвакыт юньсез жырчылар турында сүз китсә, Фирдүс Тямаевны китереп кыстырасыз?! Унар көн тулы заллар жыеп, тере тавышка дүрт сәгать бөтен җанын-тәнен биреп эшли ул. Халык ял итеп кайта аның концертыннан! Кайтасы да килми! Яшәргә көч җыеп, бушанып, күнелләр яхшылык белән тулып кайта, ул начар җырчымы? Бөтен җырлары мәгьнәле, йөрәген бозмагыз, эшләсен тынычлап! Әллә ниләр язсагыз да, барыбер яратабыз, халыкны алдап булмый, озын яздым, Фирдүскә карата гаделсез сүзләрдән хәтер калды», — дигән комментарий калдырган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100