Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевка инстадуслары: «Син бүген күктә, иртәгә — күлдә»

Җырчы Фирдүс Тямаевны бер инстадусты әниләреннән печән чаптыруда гаепләгән.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевка инстадуслары: «Син бүген күктә, иртәгә — күлдә»

Җырчы Фирдүс Тямаев инстабитенә әнисе белән әбисенең (хатынының әнисе) печән чаба торган җайланманы кабызган видеоларын куйган. «Ике кодагый мәш килә», — дигән ул. «Оныттым бит әле ничек кабызасын, бензины юк бугай бит моның», — ди аңа әбисе. «Моңа нинди бензин саласы соң?» — дип сорый Фирдүс. «Майлы бензин», — дип шартлатып җавап кайтара әбисе. «Механик кына буласың калган», — дип көлеп, аларга Фирдүснең әнисе дә кушыла. 

«Әй, кодагыйлар берсеннән-берсе шәп»; 

«Авыл әбиләре шул алар. Әле утын кисә торган тракторын да кабызырлар», — дип мактаганнар Фирдүснең инстадуслары ике кодагыйны.

«Балаларның атна азагында кайткаларын көтеп ятып булмый инде. Шәһәрдә курортта ятмыйсыз бит, балалар. Шулай итеп без — әби-чәбиләр, переквалификация узып, мәш килеп ятабыз. Хәрәкәттә - бәрәкәт, шушылай йөгереп эшләргә язсын», — дип тә өстәгәннәр. 

Тямаевның инстадуслары арасында посталарына кызу комментарийлар калдыручылар да очрый. Берсе аны: «Әниләреңнән печән чаптырасың, дип гаепләгән. Фирдүстән «тиешле» җавабын да алган, әлбәттә.  

«Тиешле» җавапка башка берәү: «Үзеңнең эрелегеңне күрсәтәсең киләме? Иптәшләреңнән үрнәк ал. Данир, Рифат беркайчан да каты бәрелмиләр кешегә, шаяртуга алалар», — дип язган.

«Мин сезнең инстабитегезгә кереп, теләсә нәрсә язып утырмыйм бит. Монда кереп, чүп язып утырмасыннар. Һәр видео кызык өчен куела. Сездән башка да беләм кемгә нәрсә язасын. Сау булыгыз!» — дигән аңа җырчы. 

«Сине мактасыннар гына, син шуны яратасың. Әз генә берәр нәрсә әйтсәләр, котыра башлыйсың, артист диеп тормыйсың. Килешми, ирәймә, Фирдүс. Син бүген күктә, иртәгә — күлдә», — дип язганнар аңа.

«Күлдә дигәннән, кайсыдыр Сабан туенда күлдә концертың бик уңышлы узды. Шулай булгач, күктә дә, күлдә дә, түбәдә дә концертың шәп була синең», — дип яклаган аны икенче инстадусты. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100