Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевка – 35: иң кадерле бүләкне әнисе тапшырды!

3 февраль көнне татар эстрадасының популяр артисты, автор башкаручы Фирдүс Тямаевка 35 яшь тулды. Җырчы юбилеен иҗатташ дуслары һәм яраткан тамашачысы белән бергә “Пирамида” сәхнәсендә үткәрде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевка – 35: иң кадерле бүләкне әнисе тапшырды!

Репетиция вакытында ук Фирдүс дулкынлануын яшермәде, һәрнәрсә өчен дә үзе җаваплы булуын  әйтте. Сәгать биш тулганчы, “Пирамида” залы шыгрым иде. Хәтта басып карый торган “урыннар” да халык белән тулды. Җырчы билетларның инде күптәннән сатылып бетүен, билет җитмәде, дип шалтыратучыларның да шактый булуын сөйләде.

Концертта Фирдүс һәм аның иҗатташ дуслары чыгыш ясады. Алар арасында ИлСаф, Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Илназ Баһ, Рәсим Низамов, Фирзәр Мортазин, “Рәвешләр”, “Кызлар Пати”, Артур-Марат, Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшин бар иде. Концертны Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов алып барды.

Артистлар сәхнәгә истәлекле бүләк белән чыкты. Әйтик, Илсөя Бәдретдинова юбилярга күз тиюдән саклый торган миләш агачының ботагын, Элвин Грей башкорт балы, Рөстәм Закиров чана, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов “Гүзәл-Илдар” җыр театры исеменнән Мактау грамотасы тапшырды. Белүегезчә, Фирдүс сәхнәгә беренче адымнарын Гүзәл Уразова концертларында ясаган булган. Тугры тамашачысы да, якташлары да Фирдүскә күп санлы бүләкләр, шул исәптән баян һәм чәчәкләр бүләк итте.

“Кызлар Пати”ның чыгыш аерым игъбарга лаек. Кызларның Фирдүс белән репетицияләрен Инстаграмнан даими күзәтеп бардык. Баксаң, кызлар Фирдүснең “Эх, гомер итәбез!” җырын әзерләгән икән. Сәхнәгә 35 шар тотып, килеп чыккан чибәр кызларга һәм җыр тәмамлангач чыккан туган көн бәлешенә Фирдүс кенә түгел, тамашачы да сөенде.

Бәйрәмдә күңелләрне тибрәндергән мизгелләр дә булды. Фирдүснең залда утырган әнисенә чәчәк бүләк итүе, җырчының “Мин сине барыбер яратам” җырын аранжировкасыз башкаруы, шушы җыр вакытында сәхнәгә Резеданың чыгуы гаҗәеп матур күренеш булды. Гомумән, бу кичтә алкышлар тынмады!...

Концерт вакытында экраннан Фирдүс турында видеоязмалар күрсәтелде. Берсендә Фирдүснең Мәскәүдәге концертыннан өзекләр, икенчесендә җырчының тормыш иптәше Резеда белән әңгәмә тәкъдим ителде. Ул Фирдүснең гаилә җанлы, эшчән булуы турында сөйләде. “Улыбыз кыяфәте белән генә түгел, холкы белән дә әтисенә охшаган. Шуңа да мин аларны икесен генә озакка калдырып китәргә куркам”, - диде Резеда. Мәгълүм ки, яз көне Тямаевлар гаиләсе ишәергә тора.

Концерт тәмамланганнан соң, бәйрәм ресторанда дәвам итте. Билгеле, мәҗлескә махсус чакыру белән генә керергә мөмкин иде. Табын артында барлыгы 300ләп кунак булды, алар Татарстаннан гына түгел, ерак төбәкләрдән килгән. Мәҗлес җыр-бию һәм котлаулар белән бергә үрелеп барды. Фирдүсне газиз әнисе котлаганда, кунаклар елап та алды. Галия апа улына матур йөзек бүләк итте. “Бу йөзекне миңа әтиең биргән иде. Мин аны сиңа тапшырам, ә син аны улыңа бирерсең”, - диде Галия апа.

Фирдүс Тямаев туган көнендә биш минут та утырып тормады, һәр кунакның күңелен күреп, чын күңелдән җырлады һәм биеде! Мәҗлес биш катлы туган көн торты белән чәй эчкәннән соң, төнге сәгать өчтә тәмамланды...



























Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100