Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев үзенең эчке киемнәрен сата - носки, трусы, сланцы

"50% скидка, сбербанк карточкасына акчагызны көтәм", дип язган җырчы.

news_top_970_100
Фирдүс  Тямаев үзенең эчке киемнәрен сата - носки, трусы, сланцы
Фирдүс Тямаев инстаграмда бәйге игълан иткән. Видео бик җитди генә башланып китә. "Соңгы арада татар эстрадасы йолдызлары реклама белән мәшгуль. Кемдер айфон бүләк итә, кемдер илле мең акча, кроссовки, кемдер телефон рекламалый. Мин дә калышмаска булдым. Мин үземнең бүләкләремне тәкъдим итәм", ди Фирдүс. 

Шуннан соң җырчы бераз кырыйгарак китеп, кер киптерә торган җайланмада бүләкләрне күрсәтә. Бүләкләр - носки, трусы, сланцы, трико икәне видеода күренә. Фирдүс бу кәмиттән үзе дә тыела алмыйча көлә. 

"Дуслар, тизрәк  уйнагыз, өлгерегез. Кыйммәт түгел. 50% скидка сбербанк карточкасына акчагызны көтәм", дип шаяртып язган ул. 

Инстачылар да шаяртуны аңлап кабул иткән. Ике сәгать эчендә утыз мең чамасы карау җыелган, комментарийларны укып өлгерелек түгел. 200 чамасы язма калдырганнар инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100