Фирдүс Тямаев җырына попугай да бии - видео
Кызыклы видеоны җырчы үзе күрсәтте.
![Фирдүс Тямаев җырына попугай да бии - видео](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/1/29/fff7894170035f056e8ffc5e4d48d1fcaca2e14ec436daf62dcacbee2767.jpg)
Читлегендә утырган попугай, Тямаев җырын ишеткәч, бии башлый. Әлеге кадрларны Фирдүс инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. «Бу гаҗәеп хәл. Шаккатмалы попугай!» — дип яза җырчы.
Попугай «Сандугач» җыры көенә урынында тыпырчына. «Фирдүс җырыннан попугай да в шоке», «Синең җырларыңнан тукмак та бии башлый», «Бу җырга үлгән кеше дә сикереп торып бии башлар», дип яза инстачылар.