Фирдүс Тямаев яңа җыр яздырган: «Я бер киңәш бир миңа»
Инстачылар, гадәттәгечә, Фирдүснең яңа җырын җылы кабул иткән.
Фирдүс Тямаев инстаграмдагы сәхифәсенә өр-яңа җырын куйды.
«Өр-яңа җыр, ничек сезгә? Бу җыр минем күңелемнең тагын бер кылларын кузгатты. Сез дә җылы кабул итәрсез дип ышанам», — дип яза Фирдүс.
Инстачылар, гадәттәгечә, Фирдүснең яңа җырын җылы кабул иткән. Мактап смайликлар куялар, алкышлыйлар.