Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев видеоблогер Илнар Шәрәфетдинов турында: “Мин бу егетне беләм”

Татар эстрадасындагы иң популяр җырчыларның берсе Фирдүс Тямаевның җанатарлары гына түгел, дәвамчылары да бар.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев видеоблогер Илнар Шәрәфетдинов турында: “Мин бу егетне беләм”

Мәсәлән, аның “Гомер үтә” дигән җыры Башкортстан видеоблогеры, җырчы Илнар Шәрәфетдиновны илһамландырган. Илнар үзенең видеоблогында Фирдүс җырының аккордларын өйрәтә һәм җырлап та күрсәтә.



 Фирдүс Тямаев мондый “перепевкаларга” ничек карый икән? Фикерен белер өчен, без җырчының үзенә шалтыраттык.

- Мин бу егетне беләм, - диде Фирдүс. - Беренче тапкыр аны интернетта күргән идем. Мин язган җырларны шулай нотага салып яшьләрне өйрәткәч, бик шатландым. Бу үзенә күрә бер тарих, димәк, җыр тарихка кереп кала. Ул аны перепевать итми, аның үзенең җырлау манерасы шундый. Бөтенесе дә бит минем харизма белән җырлый алмый. Мәсәлән, бу җырны Ришат Төхвәтуллин җырласа, ул аны үзенчә моңлы итеп җырлар иде, мин үземчә, ә Илнар аны үзенең харизмасы белән җырлаган. Җырласын, молодец, бөтен җырларны шулай нотага салып өйрәтсен. Мин бик шат, афәрин! Булдырган кеше эше!

Фирдүснең бу җырын исегезгә төшерик әле:


Әле бит ул җырны Элвин Грей да башкара.


Бигрәк популяр җыр бу. Чыннан да тарихка кереп бара ахрысы.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100