Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Татар җыры»ның исеме җисеменә туры килми»

Татарстанның атказанган артисты Халыкара «Татар җыры» эстрада фестивале турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Татар җыры»ның исеме җисеменә туры килми»
Рамил Гали/архив

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар җыры» фестиваленә кагылышлы фикерләрен сөйләде.

 Әйтергә хакым юктыр инде, ләкин үземнең фикерем һәрвакытта да бар. Дөресме, дөрес түгелме… Проекты матур, ләкин исеме җисеменә туры килми. Ул проектның исемен алыштырырга кирәк, алыштырсаң матуррак була. «Читтән килгән татарча җырлаучы артистлар» конкурсы дип… Шулай матуррак. Чөнки ни генә дисәләр дә, нәрсә генә язсалар да, читтән килгән артистлар, шул ук Башкортстан артистлары Татарстансыз, татарларсыз тора алмыйлар, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенең «Тямаев, Бәдретдиновасыз үткән фестивальне „Бөтен татар эстрадасы“ шигаре астында уздырып буламы?» — дигән соравына.

Монда хәзер Радик Юльякшин, Ябай Малайлар турында сүз барамы?

Монда барысы турында да сүз бара. Кемнәр яңа гына катнашкан…

Татарларга каршы актив эш алып барган Элвин Грей «Татар җыры» нда нәрсә югалткан, дигән сорау тумыймы?

Минем кешене тикшерергә хакым юк. Нәрсә югалтканын, нәрсә отканын концертлар вакытында, гастрольләр тормышында гына сизәчәкбез.

Безнең Татарстаныбыз киң күңелле, бай булырга тиеш, дип һәрвакыт әйтәм. Барлык төбәкләрдән төрле милләт халкы килеп, бигрәк тә татарча җырлар җырлап үсеш алган икән, бу безнең өчен зур казаныш. Бездә һәрвакытта да шулай булды. Казанның үз энергетикасы бар. Монда килеп, алар казаныш, исем алалар. Без бик шат. Моңа көнләшеп, ачу тотып, бәхәсләшеп ятарга кирәк түгел. Монда үзләренең талантларын күрсәтә, таныла алалар икән, бу бик әйбәт.

Минем өчен «Татар җыры» соңгы арада үзенең сыйфатын югалтты. Анда «татар җыры» дигән сүз әкрен генә череп бара. Ничектер кызык та түгел.

Электән үк ул бизнес проекты иде. Кемнең акчасы бар — шул керә. Ә бит карасаң, акчасы, мөмкинлеге булмаган яшьләр бик күп. Мин генә быел төркемемә алты-җиде кеше алдым. Шуларның берсе — Лилия Шакирова. «Шахта»ны аның кебек җырлаучы Казанда бер-ике генә. Менә шундый күренмәгән талантлы яшьләрне чыгарып, бәгырьне өзә торган җырчыларны җырлатырга кирәк.

Ә алар шулай уйлаган икән, димәк, шулай дөрес. Ә бу — минем фикерем генә. Берүк гаепкә булмасын, ачуланыш, үпкәләү булмасын. Мин үзем «Болгар» радиосы премиясендә катнаштым. «Ел җырчысы» дигән исем бирделәр, — диде җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100