Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев ни өчен артистлар белән дус булмавын әйткән

Ә менә Алмаз Мирзаянов Фирдүс Тямаев хөрмәт иткән артистлар исемлегенә эләккән.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев ни өчен артистлар белән дус булмавын әйткән
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаев Казанда узган концертында үзенең артистлар белән бик үк дус булмавын сөйләгән. Бу артистлар «исемлеге»нә Алмаз Мирзаянов эләкмәгән, ахры. Әнә бит, Зөлфирә белән Алмазны концертына чакырган. Бүләк биргәннән соң сәхнәдән төшеп барган Мирзаяновны кире чакырып менгереп, Фирдүс болай дигән: 

«Чын күңелдән рәхмәт, брат. Сез инде беләсез, мин артистлар белән артык дус түгел. Чөнки минем үземнең фикерем һәрвакытта да үзем белән. Ялагайланырга яратмыйм. Әмма бу Мөслим егете турында бер генә нәрсә әйтәсем килә. Чын патриот ул. Зөлфирә белән бик матур пар. Аларның концертларын да тамашачы бик зәвыклы, тәрбияви концерт дип мактый. Шушы дәрәҗәңнән төшмә, яме,  — дигән Фирдүс. 

Алмаз Мирзаянов исә җавап сүзен инстаграмга пост итеп урнаштырган. «Бер буш көнебез бар иде, анда да концертка бардык. Көч, энергия, дәрт алырдай мощный концерт карадык. Карап кына калмадык, катнаштык дияргә дә була. Җырладык, биедек, шау-гөр килдек! Шунысы гаҗәп, бу залда бөтен кеше тигезләшә. Дәрәҗә, байлык һәм ниндидер статусларга бүленү юк. Бу атмосфераны тудыручы Фирдүснең нинди зур хезмәт башкаруын һәм бүгенге көндә мондый тамашаның ничек әһәмиятле булуын тоеп кайттык», — дип язган ул. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100