Фирдүс Тямаев нәни улына куян булып җырлый - видео
Җырчы өч айлык кече улын көлдерү өчен куянга әверелгән.
"Дуслар, концертымны өйдә үлеп китеп тыңлаучы бар", дип язып калдырган ул инстаграмда.
Видеода сабыйның әтисе тавышына башын күтәреп, үз телендә кушылып җырлавы күренә. "Син куян, мин куян" дип җырлап, Фирдүс улын көлдертә. Бала көлгәч, җырчы үзе дә көлеп сөенә.
Видеода сабыйның әтисе тавышына башын күтәреп, үз телендә кушылып җырлавы күренә. "Син куян, мин куян" дип җырлап, Фирдүс улын көлдертә. Бала көлгәч, җырчы үзе дә көлеп сөенә.
- 30 апрель көнне Фирдүс Тямаевһәм Резидә Әхмәтвәлиева икенче тапкыр әти-әни булды, дип язган идек.