Фирдүс Тямаев, мәче булып кычкырып, видеоролик төшергән
Фирдүс Тямаев, мәче булып кычкырып, видеоролик төшергән
Фирдүс Тямаев мәче булып кычкырып видеоролик төшергән. "Мияу. Бу прикол гына", - дип язган.
Нинди генә комментарий язсалар да, ул "мияу" дип җавап биргән.
Җырчыны төрле сүзләр белән кимсеткән, наданлыкта гаепләүчеләр дә, шаян дип мактаучылар да бар.
"Бу кеше сәнгать, мәдәниятне тәкъдим итәме?"
"Нәрсә тартасың син?
"Тагын чебеннән дөя ясамасыннар тагын".
"Нәрсә тартасың син?
"Тагын чебеннән дөя ясамасыннар тагын".
"Брат, түбәң китте бугай инде".
"Үзегез Уразова белән балаган китереп чыгардыгыз, үзегез үк казасын күрәсез".
"Шаяра белмәгәннәргә менә шундый җавап".
"Энем җаным, бик кыланма, мин сезне яклап чыгам, әмма сез тупас сөйләшмәгез".
"Бала-чага да бу хәтле кыланмый, чама югалды, халык тилертә бугай сезне, мактап торалар, сез котырып китәсез".
"Җырлары ошый, ә менә монысы - начар".
"Шулай акча ул кешене исәрләндерә. Болай кылансагыз, тамашачыларыгызны югалтасыз. Күп акчага өйрәнгәннән соң аз акча белән яшәп булмый".
"Ни тәрбиясе юк, ни акылы".
"Булдыргансың, молодец".
"Үтерә бу көлдереп",- дип язалар.