Фирдүс Тямаев Ландыш Нигъмәтҗанова кызына "зеленый кәҗә" бирә - кызык видео
Фирдүс Ландышның балалары белән "җитди" әңгәмә оештырган.
![Фирдүс Тямаев Ландыш Нигъмәтҗанова кызына "зеленый кәҗә" бирә - кызык видео](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/8/29/b211f837940f746039e8eccd9bd49ca532bf9fe9fed97e7e1a14eee13e33.jpg)
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә җырчының алдына ук менеп утырган. Фирдүс аңа "зеленый кәҗә алып кайтам" дип ышандыра. “Зеленый кәҗәмне сиңа бирәм”, ди Фирдүс Ләйләгә.
Шуннан соң ул Гомәргә мөрәҗәгать итә: “Тагын нәрсә алып кайтыйм соң сиңа?” Гомәр исә шактый гына уйланып торганнан соң, “тычкан” дип җавап бирә. Балага тычкан кирәк икән.
Фирдүс шаккатып, кабат-кабат сорагач та, Гомәр тычкан таләп итә. Шуннан Фирдүс өендәге алты тычкан турында сөйли башлый. “Минем өйдә менә алты тычкан бар. Алып кайтам мин сиңа, яме. Берсенең исеме Фи-фи, берсенеке Ки-ки, өченчесе – Ку-ку. Мин сиңа Ки-кине алып кайтам яме. Ку-ку белән Ки-кины алып кайтам, яме”, - ди җырчы. Үзе дә елмаюдан тыела алмый.
Көлеп утырган Ләйлә дә әңгәмәгә кушыла. “Алар сыр ашыйлар”, - ди ул. Фирдүснекеләр исә печән дә ашый икән. “Алар бар нәрсәне дә ашый, печән дә ашыйлар. Ки-ки сыр ашамый, сыр ашаса, аның башы авырта”, - дип балаларны көлдерә җырчы.
Ләйлә дә югалып калмый, “сыер түгел, сыр”, дип Фирдүс абыйсыннан көлә.
Инстачылар Ландышның балаларына, Фирдүснең сүз байлыгына шакката.

- Гомәрнең сыер буласы килә дип язган идек.