Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев концертына җыр сүзләренең 80 процентын да аңламаучы бер тамашачы килгән

«Кәефләрегезне күтәреп алыйм әле. Алайса соңгы хәбәрләр бик күңелсез», — дип язып, Фирдүс Тямаев концертындагы күңелле мизгелләр белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев концертына җыр сүзләренең 80 процентын да аңламаучы бер тамашачы килгән
Рамил Гали

Җырчының Чаллыда узган концертына бөтенләй диярлек татарча аңламаучы бер кызык тамашачысы килгән. «Мин сезне просто люблю», — дигән бу ханым, Тямайның үз сүзләрен кабатлап. «Мин татар түгел. Сезнең җыр текстларының 80 процентын да аңламыйм. Чынлап менә! Ләкин сезнең энергетика ут», — дигән бу ханым. «Апа, мин нәрсә җырлаганымны үзем дә аңламыйм», — дип шаярткан Фирдүс.

Бу тамашачысы җырчыга үзе пешергән тәмле ипи дә бүләк иткән. Фирдүс Тямаев артык оялып тормаган, ипине сәхнәдә үк тешләп ашый башлаган. Рәт аралары буйлап йөреп, тамашачысын да сыйлаган әле.

Әлеге видеода Фирдүс Тямаевның 8 көн тоташ концерт куйганнан соң нәрсә эшләгәне дә күрсәтелә. Җырчы пәрдә ябылу белән үк сәхнәгә сузылып ята икән. «Сигез көн! Сиге-ез, үләм», — дигән Тямай.

«Әйе, без дә булдык кичә сезнең концертта. Бу хатын безнең алда сикереп биеп утырды. Үзебез дә кичәге энергетикадан исереп йөрибез»;

«Ипи бик тәмле булды, ә концерт уш китмәле»;

«Рәхәтләнеп ял итеп кайттык кичә сезнең концерттан, Фирдүс. Бигрәкләр дә дәртле үзегез», — дип комментарийлар язган Фирдүснең концертын караган инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100