news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев комментарий язучыга дорфа җавап кайтарган

Артист тамашачыларына «Мәхәббәт хакына» җырын тәкъдим иткән.

news_top
Фирдүс Тямаев комментарий язучыга дорфа җавап кайтарган
«Татар-информ» архивы

Фирдүс Тямаев «Мәхәббәт хакына» җырын куйган һәм «Янып, шашынып, юләрләнеп, җаның тәнең белән яратканда гына — яшәүнең мәгънәсе бар! Яратыгыз, яныгыз», дип язган.

«Фирдүс абый, карьераңны башлаган чактагы кебек күңелле җырларың кая ул? Гел моңсу җырлар. Ә күңелле җырларың ниндидер такмак. Башта бик күңелле башладың да, хәзер елыйсың да елыйсың», - дип язучыга җырчы башкаларны тыңларга кушкан.

Инстачыларга бу җавап ошамаган. «Кәефең нинди булуга карамастан, болай дорфа җавап бирмиләр», дип язучыларга каршы җырчыны яклап язучылар да бар.

«Ул дөрес язган, ошамый икән, башкаларны тыңлагыз. Әле рәхмәт әйтегез, тагын да дорфарак җавап язмаганы өчен», «Тормышта гел күңелле генә түгел бит, шуңа да моңсу җырлар туа», «Ошамый икән, тыңламагыз, аның үз тамашачысы бар», «Сәхнәдә акырса да, сикерсә дә, аның кебек тамашачыны җыя алучы юк», - дип комментарийлар калдырган җырчының фанатлары. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар