Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев кечкенә улына кәләш тапкан - кызык видео

Кәримнең бер кызны суырып үпкән видеосын әтисе инстаграмга куйган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев кечкенә улына кәләш тапкан -  кызык видео
https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/

Фирдүс Тямаев кечкенә улы Кәримгә хатын тапкан. Җырчының концертында чәчәк бирергә чыккан кызны Кәрим иреннәреннән суырып үпкән. «Кәримгә хатын таптык», — дип язып куйган Фирдүс әлеге видеоны инстаграмга урнаштырып.

Кәрим исә, кечкенә кызчыкка әтисенең плакатын бүләк иткәннән соң да, иреннәреннән үпмәкче була.

«Тутале улым, азрак кешедән оял», — дип көлгән әтисе. Бу кызык күренешкә тамашачылар гөрләтеп кул чапкан.

«Кечкенә җимешләр», Күз тия күрмәсен», «Кәримнең атлап йөрүләренә кадәр әтисенеке», «Синнән бер дә калышмас малаең, Фирдүс», — дип комментарийлар калдыра инстачылар видеопост астында.

Тямаевның кечкенә кызны хатын дип атавына бәйләнүчеләр дә очраган.

«Бик матур балалар, күз тимәсен. Әмма матур итеп әйтергә кирәк. Кәримгә кыз яки килен таптык дисәгез, килешле булыр иде»;

«Нинди хатын булсын ул, кыз таптык диген. Бигрәк тупас яңгырый», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100