Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Күлмәк тектергәндә Резидә „артык кыйммәт“ дип экономияли башлый»

Фирдүс Тямаев «Интертат»ка хатынының тыйнаклыгы, башкалар белән дуэт җырламавы һәм «Татар җыры»нда катнашмавының сәбәбе турында сөйләде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Күлмәк тектергәндә Резидә „артык кыйммәт“ дип экономияли башлый»
Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

«Сәхнәдәге тыйнаклыгы тормышта да чагыла инде аның. Сәхнә күлмәкләре тектергәндә, Резидәм: „кыйммәт“, „кирәкми“ дип, экономияләргә тотына. „Зинһар, бәясен уйлама, тектер генә“, — дим мин аңа. Үзем тегүчеләргә бәясен әйтмәскә кушам», — ди Фирдүс Тямаев хатыны турында. 

Җырчы «Интертат» хәбәрчесенә яңа сезонда хатыны белән дуэтлары күп булачагы турында да сөйләде. 

«Резеда белән дуэтлар әзерлибез. Филармония концертлар залында хатынымның сольный концертын үткәрергә хыялланам. Үзем кысылмыйча, бары тик хатын-кызлар концерты итеп кенә. 

Резидәмнең җырлавын бик яратам. Халык җырларын моңлы башкара, баянга да җырлый. Аның тавышы сихри. Кайвакыт аны баянга җырлатам да, чишмә агышы кебек тавышыннан ләззәт алып утырам. 

Мине халык: «Фирдүс, хатыныңны җырлатмыйсың», — дип гаепли. Киресенчә, Резидәнең сәхнәдә җырлавын мин бик телим. Ул минем кебек сәхнәдә янып тормый, ә тыйнаклыгы белән алдыра. Аллаһка шөкер, үзе сәхнәгә лаеклы чыга. Киенә дә белә, җырлары да әйбәт аның. 

Игътибар иткәнегез булса, мин, Резидәдән кала, бер җырчы белән дә дуэт җырламыйм. Шуның аркасында бер елны «Татар җыры»на да кертелмәдем. Резидә белән дуэтымны чыгарыгыз дип шарт куйган идем. Алар шуны үтәргә теләмәгәч, чакыруларын кире кактым. Миңа гаиләм мөһимрәк. 

Тямаевның хатынын бәйгедә катнаштырмадылар дип үпкәләмәдем мин. Аңлар идем, әгәр Резидә фонограммага җырласа яки аның моңы булмаса. Бар яклап килгән кешене җырлатмаулары кәефемне төшерде. 

Ул бит халык өчен дә яңалык булыр иде. 

Безнең быел иҗат төркемебезгә 10 ел тулды. Шул юбилейга әзерләнеп ятабыз. Резидә белән барлык элекке дуэтларыбызны яңартырга ниятлибез. Әле ике яңа биюче алдым. Хәзер безнең төркемдә, хатынымны да санап, 17-18 кеше», — дип сөйләде Фирдүс «Интертат”ка.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100