Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Илсөя Бәдретдиновага: «Картаеп киткәнсең…»

Җырчылар концерттан соң сөйләшеп утырган вакытта төшерелгән видео куйган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Илсөя Бәдретдиновага: «Картаеп киткәнсең…»
видеодан скриншот

«Музыкаль Сабантуй» концертыннан соң бер өчпочмак тотып, Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинова сөйләшеп утырганын видеога төшергәннәр.

Видеода Фирдүс: «Илсөя, яратам мин сине, хөрмәт итәм. Карап торам да, син дә картаеп киткәнсең», — ди. Илсөя дә җавапсыз калмый: «Син үзеңне матур кеше дип уйлыйсыңмы соң ул? Ике бөртек чәчең бар, анысы да агарып беткән», — ди.

Аннары җырчылар гастроль тормышы авыр булуы, юллар ардыруы турында сөйләшеп ала.

«Фирдүс, хатын-кызларга андый сүз әйтмиләр инде»;

«Картаябыз дип уфтанып утырмагыз, өчпочмак суына»;

«Заводта эшләгез, анда җайлы»;

«Авылда терлек асрагыз. Ике айда кәкрәясез. Шаяртам»;

«Зарланып утырмагыз, колхозда эшләгез. Анда куып та җибәрмиләр» кебек комментарийлар калдырганнар.

Җырчыларның виртуаль дуслары аларны татар эстрадасының иң-иң булдыклылары дигән, дусларча сөйләшеп утыруларына да соклану белдергән.

«Бик пар килгәнсез, бергә булырга кирәк сезгә», — дип тә язган татар артистларының гаилә хәле турында белеп бетермәүчеләрнең берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100