Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хайван тоягы эзенә җыелган суны эчкән

Җырчы балачак хатирәләрен исенә төшергән.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хайван тоягы эзенә җыелган суны эчкән
Михаил Захаров

Автор-башкаручы Фирдүс Тямаев җыелган суда итеген юганын видеога төшергән. Видео янына «эх, балачак», дип язган.

«Кечкенә вакытта әни белән чөгендер эшкәртергә йөри идек. Бервакыт су бетте, шундый кызу. Мине суга җибәрделәр. Көтү йөргән урынга җиттем, сыер тояклары эзенә су җыелган. Шунда футболканы салып, суга төшереп, ягъни суны сөзеп эчә идек», — дип искә ала ул җыелган суны ерып.

Җырчыга кушылып, инстачылар да хатирәләргә бирелгән:

«Шулай шул, чөгендер чүбе дә утадык, елгадан су да эчтек, пычракта батып йөрдек. Авыл балалары бит без, бәхетле балалар!»;

«Шулай юа идек итекне. Итек кадерле иде. Чиста итеп салып, кулга тотып, тигез итеп тезеп куя идек. Кайвакыт алыштырып та китәләр иде»;

«Без дә шулай юдык, басуда чөгендер үскәч, кайсының эченә яңгыр суы җыела иде, аны да эчә идек, елгадан да эчтек. Рәхәт балачак безнең.

«Әй, бар иде шул андый чаклар, печән чапканда су бетеп китсә, ат арбасы эзе дисеңме, трактор узган юлмы, урманда кайда су күрсәк, баштагы яулыкны сала идек тә су өстенә шуны салып, ятып эчә идек. Без шуңа таза-саудыр инде».

«Элек шундый су эчтек. Хәзер кран суы да ярамый», — дип язган берәү.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

#тямаевприколы

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100