Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хатынының туган көненә бер чиләк йомырка бүләк иткән

«Резеда урынында башка берәү чиләкне йомыркасы белән бергә башыңа кидерер иде», — дип яза инстачылар.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хатынының туган көненә бер чиләк йомырка бүләк иткән
Рамил Гали

Фирдүс Тямаев хатыны Резеданы туган көнендә бик үзенчәлекле бүләк белән сөендергән. Җырчы хатынына бер чиләк авыл йомыркасы алып кайткан. «Безнең өйдә беркайчан да йомырка бетмәсен», — дип тели Фирдүс. Иренең шаяртуларына ияләнеп беткән Резеда бүләкне көлә-көлә, рәхмәтләр укып ала.

Инстачылар җырчының инстаграмдагы шаян видеосын җитди кабул иткәннәр. Алар Фирдүснең Резедага чәчәк бәйләме алып кайтмавына аптырый. «Фирдүс чәчәкне көн дә бирәдер ул концерттан соң, ә йомырка көн дә булмый», — дип яза берсе. «Дөрес, бигрәк тә авылныкы», — дип җавап кайтарган аңа җырчы.

«Әйтмә, чәчәкне ашап булмый. Йомырка белән тамак тук. Йомырка гына димә, бәясе йөз сумга менде инде», — дип җөпләгән икенчесе. «Чынлап та яраткан хатын гына мондый бүләккә сөенә ала. Аның урынында башка берәү чиләкне йомыркасы белән бергә башыңа кидерер иде», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100