Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хатыны һәм балалары белән бергә кием рекламасында төшкән

Тямаевлар фотографларны шаккатырып кайткан.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хатыны һәм балалары белән бергә кием рекламасында төшкән
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаев хатыны Резидә, уллары Раян һәм Кәрим белән бергә кием рекламасы өчен фотога төшкән. Бу турыда Фирдүс инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

«Фотосессия дә шунда, концерты да шунда. Фотографларны шаккатырып кайттык», — дип яза ул.

Фотога төшә башлагач, Кәрим елмая, кычкырып җибәрә. Ул фото өчен махсус авызын ерып елмаеп куя, позага баса.

Музыка уйный башлагач, Кәрим биергә керешә. Әтисе дә кушылгач, нәни Кәрим бигрәк дәртләнеп китә. Фотографның да көлгәне ишетелә.

Инстачылар Тямаевлар гаиләсенә соклана. «Бәхетле, матур гаилә, балаларыгыз сезне гел сөендереп торсын. Озын гомерле, бәхетле булыгыз», - диләр.

«Ике улыгыз бар, кыз алып кайтыгыз инде», - диючеләр дә бар.

Телеграм-каналларда исә гаеп тапканнар. «Җирле брендлар фотосессия алдыннан киемнәрне үтүкли белми», - диләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100