Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев "Гомер үтә" җырын башкара

Фирдүс Тямаевның "Мең рәхмәт!" хәйрия концертында башкарган җырын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев "Гомер үтә" җырын башкара

"Гомер үтә"
Сәкинә Хәйруллина сүзләре,
Фирдүс Тямаев көе


Гомер үтә, нигә үтә
Еллар артын, ел йомгагын сүтә-сүтә.
Мут яшьлеккә, ут яшьлеккә
Сиздермичә хәлсез картлык килеп җитә.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Айлар түгел, еллар түгел,
Гомер юлын бары матур эшләр бизи.
Армас-талмас йөрәкләргә
Җимеш булып килеп керер гомер көзе.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Гомер үтә, нигә үтә,
Кешелекне уйга салып, сәгать суга
Яшәү ямен, тормыш ямен,
Саклар өчен син дә мин дә җиргә туган.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Гомер үтә, нигә үтә
Еллар артын, ел йомгагын сүтә-сүтә.
Мут яшьлеккә, ут яшьлеккә
Сиздермичә хәлсез картлык килеп җитә.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100