Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев гипнозлаган тамашачыны Данир Сабиров "чукындырып" дөньяга кайтара? (видео)

Җырлап бетереп, шактый вакыт узгач кына, Тямаев сәхнә алдына килеп, "Мин сезне просто люблю и все", дип кычкыра һәм, ниһаять, кереп китә. Тик ул тагын берничә тапкыр сәхнәгә атылып чыга.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев гипнозлаган тамашачыны Данир Сабиров "чукындырып" дөньяга кайтара? (видео)
Уфада узган концерттан видеоны Фирдүс Тямаев инстаграмда күрсәтте. Фирдүс үзе бу видео янына "Кичә Уфада Данир Сабировның нервысын ашадым", дип язып калдырган. 

Видеода Фирдүс җырлап бетергән вакыт сурәтләнгән. Данир Сабиров "Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев", дип игълан итә. Җырчыга чәчәкләр бүләк итәләр, алкышлар шактый озак дәвам итә. Җырчыны кочаклап, серләшеп тә китүчеләр бар. 

Концертны алып баручы Данир Сабиров сабырсызлана. "Фирдүс Тямаев һәм аның хатыннары", дип әйтеп куя. Фирдүс әле сәхнәдән чыгарга ашыкмый, алкышларга хозурланып йөри. Сәхнә каршына килеп, "Мин сезне просто люблю и все", дип кычкыра һәм, ниһаять, кереп китә. 

Данир Сабировка исә тамашачыларны "дөньяга кайтарырга" кирәк. "Булды, җәмәгать. Гипноздан чыгабыз. Исегезгә төшерәм, бу - концерт. Бу банкет түгел. Мин - Данир", ди ул. Данир "бисмилла" укый, шул вакытта ук кулы белән дүрт почмакка йөртеп, ишарәләр дә күрсәтә. Бу арада зал көлә. 

Арткы яктан Тямаев кабат йөгереп чыга. Халык кабат алкышлый башлый. Фирдүс исә кире йөгереп кереп китә. Данир тагын халыкны тынычландыра башлый. "Шундый гадәте бар шул. Нормальный, культурный барган концертны банкетка әйләндерә", - ди ул. 

Шул чакта Фирдүс кабат чыга. "Мишәрләрнең кайтып китә алмый торган гадәте бар", - ди Данир. Озатырга кирәк, дип үзе дә кереп китә. "Бәйләп куегыз әле шуны", ди Данир. 

Шулай итеп Фирдүс кабат берничә тапкыр йөгереп чыга, Данир аны озатып йөри. 

Инстачылар Данирның ишарәләренә гаҗәпләнгән. "Данир халыкны чукындырамы? Я Ходай", дип язганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100