Фирдүс Тямаев гаиләсендә кайгы
Җырчының әнисенең бертуган абыйсы гүр иясе булган.
Җырчы Фирдүс Тямаев инстаграмда туганнары белән төшкән фото урнаштырган һәм кайгылы хәбәр язып куйган.
«Туганнар җыелыштык. Тик көне генә кайгылы… Әниемнең бертуган энесе, яраткан Хәким абыебез… Бәхил бул, урының оҗмахта булсын», — дигән артист.
Инстаграмдагы күп санлы дуслары җырчының тирән кайгысын уртаклаша.
«Иман байлыгы бирсен Раббым, елмаюлары бик читен шул туганнарыңны соңгы юлга озатканда. Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, фирдәвес җәннәтләрен күреп, сөенеп ятса иде», «Каберләре нурлы, урыны оҗмахта булсын», — дип язганнар.
Шундый чарага Фирдүснең модалы, йонлач, кыска тун киеп баруын аңлап бетермәгән инстачылар да булган.
«Берәр юньлерәк куртка киеп булмый идеме?», «Торасың шунда Филипп Кирокоров кебек», — дип тәнкыйтьләгәннәр.