news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев гаиләсендә кайгы

Җырчының әнисенең бертуган абыйсы гүр иясе булган.

news_top
Фирдүс Тямаев гаиләсендә кайгы
Рамил Гали

Җырчы Фирдүс Тямаев инстаграмда туганнары белән төшкән фото урнаштырган һәм кайгылы хәбәр язып куйган.

«Туганнар җыелыштык. Тик көне генә кайгылы… Әниемнең бертуган энесе, яраткан Хәким абыебез… Бәхил бул, урының оҗмахта булсын», — дигән артист.

Инстаграмдагы күп санлы дуслары җырчының тирән кайгысын уртаклаша.

«Иман байлыгы бирсен Раббым, елмаюлары бик читен шул туганнарыңны соңгы юлга озатканда. Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, фирдәвес җәннәтләрен күреп, сөенеп ятса иде», «Каберләре нурлы, урыны оҗмахта булсын», — дип язганнар.

Шундый чарага Фирдүснең модалы, йонлач, кыска тун киеп баруын аңлап бетермәгән инстачылар да булган.

«Берәр юньлерәк куртка киеп булмый идеме?», «Торасың шунда Филипп Кирокоров кебек», — дип тәнкыйтьләгәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар