Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев гаиләсе бәби көтәме? - җырчы җавап бирде

Соңгы арада җырчыдан: «Әллә бәби көтәсезме?» — дип сораучылар күбәйгән. 

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев гаиләсе бәби көтәме? - җырчы җавап бирде

«Дуслар, соңгы арада безгә: „Резедә үзгәргән, бәби көтмидер бит?“ — дигән комментарийлар күп язалар. Юк, дуслар, бәби көтмибез. Без икебез дә ун килограммга тазардык. Шул гына», — дип язып, инстаграмдагы аккаунтына пост урнаштырган Фирдүс Тямаев.

«Карантин нәтиҗәсе инде бу»;

«Әле ун килограм гына ярый ул, бу үзизоляция белән мин бөтенләй бер киемгә дә сыймый башладым», — дип кушылган аларга инстадуслары.

«Килограммнар килә дә китә ул. Гаилә бәхетегез, мәхәббәтегез гомерлек булсын!» — дип матур теләкләрен җиткергәннәр кайберләре. 

Фирдүс Тямаевның язылучылары арасында бөтен әйбердән гаеп эзләп утыручылары да шактый. Аларга бу юлы Резедәнең бизәнмичә йөрүе ошамаган. «Бөтен артистларның хатыннары чәчләрен ясап, үзләрен карап йөриләр. Синеке бизәнми дә», — дип язганнар. Фирдүс, аларга җавап итеп, тормыш иптәшенең бизәнмәгән килеш тә иң матуры һәм иң чибәре булуын язган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100