Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: "Евровидение"гә барыр өчен яулык бәйләп, сакал үстерергә кирәк

Тамашачы күңеленә үтеп керерлек, хит булырлык татар җыры ничек языла? Бүгенге татар эстрадасына нәрсә җитми? Танылган җырчы-energizer Фирдүс Тямаевтан рецепт.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: "Евровидение"гә барыр өчен яулык бәйләп, сакал үстерергә кирәк

Үзе дә берничә дистә җырлар авторы, Татарстанның Нурлат районы егете, 34 яшьлек Фирдүс Тямаев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда татар эстрадасында күпләрне борчыган мәсьәләләргә үз фикерен белдерде.  


Фирдүс Тямаев татар эстрадасындагы җырлар хакында:

— Эстрадада яңгыраган җырлар "3 тиенлекме", "5 тиенлекме"? Минемчә, моңа халык бәя бирә. Шигырьләрнең, җырларның сыйфатын тикшерә торган бүген әле урын юк. Худсоветлар да, продюсерлык үзәкләре дә юк бездә. Көйләр бер-берсенә охшаш, әлбәттә. Музыкаль яктан карасаң, безнең 7 нота, татар пентатоникасында ул 5 кенә нотага әйләнә. Әле дә инде ул 5 нотадан көй чыгарабыз. Ничә гасыр. Көй язу бүгенге көндә бик авыр процесс. Шагыйрьләр дә күп хәзер. Бар профессиональ шагыйрьләр, бар үзешчән шагыйрьләр. Шуңа "3 тиенлек", я "5 тиенлек", дип җырга бәя биреп булмый.



Фирдүс Тямаев эстрадада үз йөзеңне табу хакында:

— Мин үз иҗатыма килгәндә, 80 процент җырларыма шигырьләрне Сәкинә апа яза (Фирдүс Тямаевның күп җырлары авторы — Сәкинә Хәйруллина хакында сүз бара). Башта күңелдә көй туа, көй белән күңелдә сүзләр яңгырый. "Гомер үтә" җыры бүген хитка, ниндидер бер гимнга әйләнде. Сәкин апага мин үземнең фантазиямне әйтәм. Шигырьне язу гына түгел, аның халыкка барып җитүе дә мөһим. Кайвакыт шигырьнең мәгънәсе көчле булса да, көйгә кушылгач, халык йөрәгенә теләгәнчә үтеп керә алмый. Шуңа да кайбер сүзләрне гади сүзгә алыштырырга туры килә. Сәкинә апаның: "Бизмәндә тибрәлә язмышның мин хәл иткеч карары", дигән җыры бар. Бүгенге яшьләр "бизмән" сүзенең нәрсә икәнен дә аңламаска мөмкин. Миннән: "Фирдүс, что такое бизмән?" — дип сорыйлар. Шундый нечкәлекләр дә була. Көй тиз җырлана, сүз гади булырга, истә кала торган булырга тиеш. Әгәр теге яки бу көйгә бик фәлсәфи сүзләр язсак, аның туры килмәве дә мөмкин. Мин көйне, мәсәлән, бер студиядә яздырам, тыңлап карыйбыз, нидер җитми икән, икенче студиягә китәбез. Минем бер җырым шулай 4-5 студия аркылы үтә.





Фирдүс Тямаев эстрада җырчыларының татар телен саклауда роле хакында:

— Мәскәүгә, Төмән ягына, гомумән, Россиянең зур шәһәрләренә чыгып, татара сөйләп, татарча җырлагач — бу, әлбәттә, начар түгел. Анда татарча сөйләшә дә белмәгән, әмма татарча җыр тыңлаган әти-әниләрнең балалары килә. Безнең концертларга чит милләт вәкилләре дә йөри. Әти-әниләрнең минем янга килеп: "Минем улым татар эстрадасын тыңламый. Ләкин сезнең җырларны ишеткәч, татарча җырлый башлады", — дигән бик күп СМСлар җибәрәләр, үземә килеп әйткәннәре бар. Болар күңелне канатландыра. Димәк, процесс бара.



Фирдүс Тямаев авыл клублары хакында:

— Бу проблемалар элек тә бар иде. Хәзер бит интернет заманасы, компьютер заманасы көчәйгәннән-көчәя бара. Элек аларны яшереп калдырып була иде. Хәзер берничек тә яшереп калдыра алмыйсың. Кемдер эшли, кемдер авыл халкын клубка җыярга тырыша. Ә кемгәдер ул кирәк тә түгелдер.

Концерт вакытында буш урыннарның билетларын туган-тумачага өләшү элек-электән килгән. Без генә ул "закон"ны үзгәртә алмыйбыз. Әмма без бит залны тулысынча арендага алабыз. Әгәр дә Мәдәният бүлеге җитәкчеләре үз җитәкчеләрен чакырасы килсә, түләсеннәр дә чакырсыннар.

Бүген дә кайбер районнарда бәдрәф, юынырга урын, шартлар юк. Кыш көне бүлмәләре салкын. Әмма процентны "сыдрып" алалар. Бу проблемага каршы көрәшергә кирәк.



Фирдүс Тямаев "Евровидение" хакында:

— Журналистлар сорауларыннан соң безнең татар эстрадасы әйтерсең дә хәерче дигән фикер туа. Безнең татар эстрадасы бик бай. Моңлы җырчылар да бар, шоу-җырчылар да, дискотека җырчылары да, рок җырчылар да бар. "Евровидение"гә барып була, ләкин акча күп кирәк. Ул акча таләп итә. Чит илдә җырлар өчен яулык бәйләп, сакал үстерергә, итәк киеп чыгарга яисә 70 яшьлек "Бурановский" әби булырга кирәк. Асылъяр барып кайтты бит инде. Һәрбер фестиваль, яшерен түгел, бизнеска терәлгән.



Фирдүс Тямаев мишәрләр хакында:

— Чит җирдә бераз "чыкылдасак", "цыкылдасак" — кызык булып китә. Бер-беребезне таныйбыз. Без барыбыз да татар милләте. Мишәрлекне мин шаярып кына искә алам. Элек мишәр — татарның каймагы, дип әйтәләр иде. Бу әйтем генә. Килька — балык түгел, мишәр — халык түгел, диючеләр дә бар. Шуңа да моны шаяру гына дип кабул итәргә кирәк.


Фирдүс Тямаев эстарадагы тәртип хакында:

— Эстрадада тәртип таләп ителә, әмма аны кысарга кирәк түгел. Бүгенге көндә җырчылар үз-үзләрен туендыра ала. Хөкүмәткә салым түлиләр, татарча җырлыйбыз, татарча сөйләшәбез. Бәлки эстрадага бераз коррекция генә кирәктер.
 


Фирдүс Тямаев "Үзгәреш җиле" хакында:

— Татарстанда "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале бернәрсә дә үзгәртә алмады һәм үзгәртә алмаячак та. Ул бер концерт булды. Елына бер үткәрелә торган концерт эстраданы үзгәртә алмый ул. Җыела торган бер орган, продюсерлык үзәге, стилистлар кирәк.



Фирдүс Тямаев джаз хакында:

— Быел мине "Үзгәреш җиле"нә чакырдылар, тик мин баш тарттым. Чөнки "Гомер үтә" җырын джаз стилендә җырларга куштылар. Аның бит инде нигезе салынган. Хит булган. Нигә ул җырны бозарга? Бу — малайдан кыз ясаган кебек килеп чыга бит. Үзгәреш нәрсәдә үзгәрә соң? Минем яраткан тамашачым, киресенчә, бу нәрсә эшләде инде, дияргә мөмкин. Әгәр дә джаз стилендә яңа җыр язсак, әйбәт булыр иде. Безнең татар милләте джазны беркайчан да кабул итмәде. Ул безнең стиль түгел. Ул Америка, чит ил бизәге. Безнең үзебезнең попса бар. Без ул бизәктән чыгарга тиеш түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100