news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев бушка эшләргә теләмәүчеләргә шелтә белдерә

Фирдүс Тямаев өе тирәсендәге түтәлләрне баскан үзе кадәр биек чүп үләннәре арасында мәш килеп чүп утый.

news_top
Фирдүс Тямаев бушка эшләргә теләмәүчеләргә шелтә белдерә
"Миннән гел сорыйлар, Фирдүс, ничек син көйләр язасың, дип. Шулай бакчага чыгып, утый башлыйсың да. көе дә туа, илһам да килә. Җырлыйсы да килә, җылыйсы да килә. Бер ай өйгә кайткан юк иде. Бакчаны алабута баскан. Күршеләргә дә әйткән идем, кереп чистартып чыгыгыз әле дип. Берсе-бер бушка эшләми", - дип сөйләнә-сөйләнә җырчы бакча чистарта.

Инстачылар исә Фирдүснең хатынын шелтәләп алган. "Шулай, хатыннар эш яратмый инде алар", - дип язып калдырганнар. Юкса, Резедә дә Фирдүс белән чүп утаганы видеода күренеп тора.

"Җәй буе җырлап йөрдең бугай, бакчаны да карарга кирәк", - дип киңәш итүче дә табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар