Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев бушка биргән әйберне ярата

Фирдүс Тямаев кызыл төсле яңа машинасына аккумулятор эзли.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев бушка биргән әйберне ярата
Фирдүс Тямаев халыкны шаккатырып торырга ярата. Инде менә кызыл төсле тотылган "Жигули" алган. Инстаграмда ул шул турыда хәбәр итте.

Видео кадрларында Тямаев туктап торган машинага утыра. Ул "Жигули" рулен боргалап, үзе дә болгана-болгана машинаны сыный. Тәрәзәләрен төшереп карый, шул вакытта җырлап та җибәрә.

"Братан, алып китәм мин синең бу машинаңны", ди ул янда басып торган егеткә. Шунда алар машинаны алыш-бирешкә килешеп тә куялар.

"Бушка биргән әйберне күтәреп тә алып кайтабыз", дип сөенә җырчы. "Машина шәп. Мин сиңа үземнең - "копейканы", син миңа моңа моны бир", дип сөйләнә ул.

"Уфага кадәр килдек шуны алыр өчен. Аккумуляторы гына юк. Дуслар, кайсыгызда бар? Алып килегез әле, пажалысты", дип җырчы халыкка мөрәҗәгать итә.

Инстачылар Төмәннән, Уфадан, Тольяттидан Фирдүскә аккумулятор бирергә әзер. Кайсыбер шомараклары 10000, 2600 сумга сатарга җыена.

"Сиңа килешә бу машина" дип язып, җырчының күңелен дә күтәреп куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100