news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев биергә өйрәнгәндә телевизорны тибеп төшерә язган - видео

Җырчы яңа сезонга әзерләнгән вакытта төшкән видеосын инстаграмда күрсәтте.

news_top
Фирдүс Тямаев биергә өйрәнгәндә телевизорны тибеп төшерә язган - видео

Кадрлардан күренгәнчә, егетләр Фирдүс Тямаевны биергә өйрәтеп маташалар. Җырчы янындагы биючеләренә карап-карап торгач, «берәр  җиңелрәк хәрәкәт бармы ул», дип сорап куя.

Шулай да Фирдүс бию хәрәкәтләрен кабатлый. Өчәүләшеп биеп әйләнгән вакытта нәкъ телевизор турында аягын өскә күтәреп тә куя. Чак кына телевизорга типми калган кебек була.

Инстачылар «Телевизорны тибеп төшерә күрмәгез!», «Өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле, үпкәләмәгез», дип язалар.

Фирдүснең сәхнәдә кычкыру гадәтенә дә төрттереп әйткәннәр. «Фирдүс бер нәрсә дә аңламый. Әле аптырап тора. Бу хәтле сикерсәң, ничек җырларга соң? Әле кычкырырга да кирәк», дигән бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар