Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: Бабайны күрергә ике сәгатькә өлгерә алмадык

Татар эстрадасының танылган җырчысы Фирдүс Тямаев Габделбари бабасын соңгы юлга озатуы турында хәбәр итте.“Бабай, рәхмәт сиңа барысы өчен дә!!! Син безнең мәңгелек йөрәктә!!! Тямаев фамилиясенә, нәселенә беркайчан да тап тидермәбез, Алла теләсә!!! Син куйган Тямаев законы белән яшәрбез!!!” дип язган ул. Фирдүс Тямаев “Татар-информ” хәбәрчесенә Тямайлар нәселенең иң өлкән кешесе турында сөйләде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: Бабайны күрергә ике сәгатькә өлгерә алмадык

- Габделбари бабай – әтинең әтисе була. Ул бик әйбәт, аралашучан, ярдәмчел, тапкыр, туры кеше иде – беркемнән дә курыкмады. Янында я министр, я гади кеше булсын – бар кешене дә бертигез дәрәҗәдә күрә белде. Безнең Тямай нәселендә иң өлкән аксакал иде. Ул 48 ел буе колхозда тракторчы булып эшләде. Абый әйтә, аның бер сүзе бар иде, ди: “Хороший тракторист, чем плохой председатель".

Бабай белән нинди генә темага сөйләшсәк тә, ул һәрвакыт яшьләр белән яшьләрчә, картлар белән картларча мөнәсәбәттә булды. Ул теләсә-нинди темага сөйләшә иде. Тормыш буенча булсынмы, иҗат ягыннанмы - гел үзенең киңәшләрен бирде. Ул беркайчан да юк дими, “алай ярамый, болай ярамый” дип, ниндидер кысага кертмәде. Кирәккәндә шаян, кирәккәндә кырыс та булды, кеше белән уртак телне бик тиз таба белде.

Аңа 11 яшь тулгач, әтисе Шәрифулла бабай Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасында вафат була. Әнисе Мәгъсүмә әби 26 елга сукыр кала, бабаем аны карый. Аннан соң, Габделбари бабай өйләнә, аның алты баласы туа, әмма беренче нарасые үлә, соңыннан минем әтием дә җан бирә.Үзе яшәгәндә ике баласын күмде инде ул. Аннары әбине күмде, аның үлгәненә инде җиде ел.

Бабам 20 еллап мөәзин булды. Ул беркайчан да авырмады, зарланмады, хастаханәдә дә ятканы булмады. Акылдан да шашмады. Кинәт кенә үз үлеме белән төп өйдә җан бирде. Иҗатымны ярата иде, әлбәттә. Бабай һәр чыккан газетаны алдырып, күзәтеп барды, телевизордан күзен дә алмый иде, авыл сабан туйларына барды. Әле концертка да килмәкче иде әле! 

Бабайның минем концертларымда булганы бар, әти турында җырласам, бөтенләй коелып төшә иде. 

Бабайны күмәргә күп кеше җыелды. Бабайны гүргә иңдерергә мин, ике абыйларым төште. Без, бөтен оныклар, бабайны күтәреп бардык. Авыл халкына рәхмәт!

Төп өйгә нигез салучы да бабай булды. Аллага шөкер, рәхмәттән кала бүтән сүзем юк. Аңа 86 яшь иде.

– Вафаты турында кайчан белдегез?

– Бабайның реанимациядә ятуы турында хәбәр 10 мартта, УНИКС залында концертым барган вакытта килеп иреште. Без инде төнлә кайтып китәргә дип юлга чыгарга әзерләнеп тордык, чөнки минем төркемемдә бабайның өч оныгы – мин, бертуган энем һәм туганнан туган энем бар. Ләкин бераздан, “кайтмыйча торыгыз, бабайның хәле рәтләнде”, дип абый шалтыратты. Туганнан туган энем төнлә үк кайтып китте, без иртә белән юлга чыктык. Бабайны күрергә ике сәгатькә өлгерә алмадык.

Мин туры сүзле, интервью биргәндә дә мин үземнең фикеремне бәреп әйтәм – болар барысы да бабайдан күчкәндер инде. Мәчеттә укыганда да үзенең позициясен алып барды, азанны бик матур әйтә иде. 20 ел буена бабайның азаннарын тыңладык без.

– Нәрсәгә дә булса үкенеч калмадымы?

– Үкенечем калмады. Аллага шөкер, ул безгә тиешенчә тәрбиясен бирде. Төп өйдә төпчек малае, килене һәм оныклары белән торды. Беркайчан да ризыктан өзелмәделәр, бабайны бик матур карадылар. Бабайны гел тыңладык, аның әйткән сүзеннән беркем дә чыкмады. Ул сүккәндә, без башыбызны аска таба иеп, тыңлап тордык. Ул мактаганда мактады, сүккәндә сүкте.

– Тямай нәселенә ничә ел?

– Тямай – төрек-татар нәселе. Ул безнең авылда гына, аны башка беркайда да очратып булмый. Тямай нәселенә якынча 800 ел.

– Бабагызга багышлап җыр иҗат итәргә уйламадыгызмы?

– Хәзер үк түгел, билгеле. Аллаһ теләсә, киләчәктә җыр язармын дип уйлыйм. Елата торган түгел, ә рәхмәт сүзләре белән, әлбәттә. Бабай авылда иң дәрәҗәле кеше иде. Безгә һәрвакытта да үрнәк кеше булды. УлТүбән Норлат авылында күмелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100