Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Чүт кенә юл һәлакәтенә очрамый калдым, чөнки күзем тулы яшь иде»

Җырчы инстаграмда туры эфир үткәрде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Чүт кенә юл һәлакәтенә очрамый калдым, чөнки күзем тулы яшь иде»
Салават Камалетдинов

«Ике көн йоклаганым юк. Башкортстаннан кайтканда Сарман белән Азнакай арасындагы күпердә аздан гына юл һәлакәтенә очрамый калдым. Чөнки күзем тулы яшь иде. Үз гомеремдә елаганым булмады. Ә кичә төркемем күз яше белән елаганымны күрде. Чыныктыра торган күз яшьләре булды алар». Әлеге сүзләрне Фирдүс Тямаев инстаграмда үткәргән туры эфир вакытында сөйләде. 

Җырчының Башкортстандагы концерты өзелүгә бәйле гауга дәвам итә. Тямаевның төркеме белән Кама Тамагыннан Кыргыз-Миякә авылына 700 километр юл узып килеп, концерт куя алмыйча кире борылып кайтып китүе турында хәбәр иткән идек. Мәдәният йорты җитәкчелеге бу хәлне җырчының «маршрут кәгазе» булмау белән аңлатты.

Туры эфир вакытында Фирдүс әлеге эшне болай гына калдырмаячагын белдерде. «Миңа бик яхшы адвокат белән юрист кирәк. Без бу турыда Мәскәүгә язачакбыз. Башкортстанның мәдәният министрыннан җавап хаты алдым мин. Сүзне бөтенләй башкага борган, тема буенча җавап язмаган. Бу хәлләр өчен Миякә районы хакимиятеннән дә, министрлыктан да гафу үтенүче булмады. Шунысын төгәл әйтәм: әле мине болай хурлаганнары юк иде», — ди ул.

Җырчы бер генә артистның да үзен яклап кушылмавына да борчыла.

«Стәрлетамакта буласы концерт нәрсә белән бетәр. Анда ут сүнәрме, түбә ишелерме икән? Болай булгач, миңа Башкортстан ябылыр инде, дуслар. Ярар соң, ун меңгә, егерме меңгә Татарстан авыллары буйлап гастрольләрдә йөрербез. Төркемемә ипи таба алам мин. Борчылмыйм. Әтине югалткач, хәлем күпкә начаррак булган иде. Гаиләм, Резедам янымда, балаларым исән-сау. Дөнья бетмәгән, бары тик гаделсезлеккә йөрәгем елый», — дип сөйләде Фирдүс. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100