Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев, автомойкада тапкан дустына багышлап, мәхәббәт җырын башкара

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев Сургутта булган вакытта автомойкага кереп, якын дусты – Барсик белән күрешә. Җырчы аны шулкадәр иркәли ки, хәтта аңа багышлап мәхәббәт җырын да җырлап күрсәтә. Барсик якын иткән дустын бер дә җибәрәсе килми. Фирдүс Тямаев бу хәлне видеога төшереп, инстаграм битенә урнаштырган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев, автомойкада тапкан дустына багышлап, мәхәббәт җырын башкара

“Автомойкага кердем әле, Сургутта. Кайтырга чыгабыз, Алла теләсә. Беләсезме кемне очраттым хәзер? Иң якын дустымны – Барсикны. Ул да машина юарга килгән. Сезгә Барсик кайнар сәлам әйтә”, - ди җырчы һәм песигә багышлап, “Мин сине барыбер яратам, нинди генә булсаң да” җырын башкара.

Күрәмсең, җырчының иң якын дусты булып өлгергән Барсик Фирдүсне болай гына җибәрәсе килми: “Барсик, мин аңлыйм, сиңа рәхәт. Китәргә кирәк бит! Җибәрәсеңме мине? Җибәр инде мине, Барсик. Китәргә җыенмый бу”, - ди Фирдүс Тямаев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100