Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Артур Исламов белән дуслашкан

«Җырлый белә һәм белми торган ике татар», — дип язган алар турында бер инстачы. Кайсы сүзнең кайсына туры килүе турында гына аерып әйтмәгән.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Артур Исламов белән дуслашкан
https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/

Татарлар турында җыр башкаручы ике җырчы — Фирдүс Тямаев белән Артур Исламов дуслашканнар. Фирдүс үзенең инстасәхифәсендә Артур Исламов белән тәүге очрашуның үзенчәлекле булуы, киләчәккә планнар корулары турында әйтә. Җырчылар милли гимннарын да башкара.

«Караңгы төсләрне тарата,

Офыкта кызарып таң ата.

Йоклама, татарым,

сагына ватаның.

Татар, алга!

Бары тик алга, дуслар», — ди Артур. Шулвакыт аңа Фирдүс Тямаев чыгып кушыла.

«Әй, татарлар, татарлар,

Иманлы горур җаннар», — дип суза ул җырын.

Соңыннан ике җырчы бертавыштан татар дөньясына кайнар сәлам тапшыра.

Әлеге пост астында инстачылар милли темага аралашып алганнар.

Постка смайллар куеп калдырган җырчы Альберт Исмаилдан җырлар авторы Ренат Галиләскәр: «Болар чын татарлармы?» — дип сораган.

«Болар сәйәси яҡтан чын татарлар: берсе башҡорт чығышлы татар, икенчесе мишәр чығышлы татар», — дип башкортча язган Альберт Исмаил.

«Җаны белән татарлар», — дип җавап язган аларга Артур Исламов.

«Ә мин нәрсә чыгышлы татар?» — дип сораган Ренат Альберттан.

«Син көнбатыш башкорт теле диалектында сөйләшүче татар», — дигән Альберт.

«Берсе җырлый белә торган татар, икенчесе — җырлый белми торган татар» — дип язган safina_k11 никлы бер инстачы.

«Артур, шуның кадәр түбәнлеккә төшмәгез, Фирдүс белән жырлап», — дигән берсе Артурга. Әлеге сүзләрне Фирдүс Тямаевның сәхифәсендә утыручы инстачы язуы икеләтә кызык.

«Каты булган бу», «Алга, булдырасыз», «Горурланабыз үзебезнең егетләр белән», — дип мактаучылар да күп.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100