Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Алсу Әбелханованы үпкән! Араларында нәрсә бар?

Җырчы Фирдүс Тямаев бу фотоны инстаграмына элгәндә үк "Бу фотога әйбәт комментарийлар булмаячак", дип язган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Алсу Әбелханованы үпкән! Араларында нәрсә бар?
Фирдүс Тямаев, инстадашларын котырту өчендер инде, җырчы Алсу Әбелханованы кочаклап үпкән фотосын куйган. "Мин төгәл беләм - бу фотога әйбәт комментарийлар булмаячак. Ә бит ул минем өч туган апам", - дип язган Фирдүс.

Әмма аңа ышанмаучылар да бар. "Хатыныгызны җәл. Ул бит барысын да күрә. Сезгә ул җәл түгелме?" - дип язалар Фирдүскә. "Ике туган белән дә кочаклашып булмый, синең хатын түземле, ә Алсуның ире әйбәт", "Кешене котыртасың килә инде. Бик матур күренәсез. Хатының урынында булсам, Алсуның чәчен йолкыр идем", - дип тә язалар.

Ә берәү Алсу Әбелханова белән Фирдүстән бу хәлдән соң ваз кичүе турында язган: "Резедага (Тямаевның хатыны Резеда исемле - ред.) сабырлык бирсен, эченә җыеп чирләп китә күрмәсен. Бик сабыр хатын. Хатынын әз генә яраткан ир "мин артист" дип, теләсә нинди фото куймый. Алсуны да яратып тыңлый идем, ә хәзер юк", - дигән.



Мондый комментарийлар бик күбәеп киткәч, Фирдүс белән Алсу, куркыптыр инде, аклана башлаганнар. Икесе бергә аңлатма биреп, видеога төшкәннәр һәм инстаграмга урнаштырганнар.

"Без якын дустым, гаилә дустым Алсу Әбелханова белән Уфага киттек. Без сезне яратабыз. Концертта да мин шаярам, чәчәк биргәндә сезне кочаклыйм, үбәм. Безнең турыда әллә нәрсә уйламагыз", - дип сөйли Фирдүс. "Без сездән терәк, матур теләкләр көтәбез, ә сез усал әйберләр әйтәсез", - дип шелтә белдерә Алсу.


Әмма, кем әйтмешли, поезд инде киткән. Ышанмаучылар ышанмауларын дәвам иткәннәр. "Видеоны сүндергәч ниләр сөйләшәсез микән... Кеше алдында яратам дип сөйләшү ул аңлашыла. Кеше күбрәк концертларга килсә, сезгә файда бит. Әллә нинди матур сүзләр әйтергә була. Видеоны сүндергәч нәрсә сөйләшүегез кызык. Бу аңгыра фанаткалар алдында тагын бер театр куйдык, дисез микән?" - дигән тупас комментарий да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100