Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фираз Харисов:«Тел белүчеләрне генә түгел, аны өйрәнергә теләүчеләрне дә югалтып барабыз»

КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры Фираз Фахразович Харисов күптән түгел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хатыны Чулпан Мөхәррәмовна Харисова белән алар 150дән артык дәреслек язганнар. Без Фираз Фахразович белән татар теле, аны укыту методикасы һәм дәреслекләр турында сөйләштек.

news_top_970_100
Фираз Харисов:«Тел белүчеләрне генә түгел, аны өйрәнергә теләүчеләрне дә югалтып барабыз»
Салават Камалетдинов, Фираз Харисовның шәхси архивыннан

«Кире татар, тагын китап тотып утырасыңмы?»

– Фираз Фахразович, бүгенге көндә Сез – фән белән тирәнтен шөгыльләнүче галим. Татар теле белемен сайлау балачак хыялыгыз идеме?

Мин – Башкортстан егете. Казанга килүем табигый хәл дип уйлыйм. Әнкәйнең энесе Мөнәвир абый Башкортстанның Яңавыл районыннан килеп, Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алган. Шунда Рәшидә апа белән очрашып, гаилә корганнар. 30 елдан артык туган авылым Истәктә мәктәп директоры булып эшләде. Аннан соң аның эшен Рәшидә апа дәвам итте. Алар миңа беренче этәргеч ясады.

9 сыйныфта Казанда иҗат итүче татар язучылары, татар теле, татар әдәбияты белән кызыксына башладым. Казанга килеп, үземнең атаклы якташларым – язучы-сәнгать әһелләре белән танышу турында хыялландым. Яңавыл районы матур әдәбиятка, сәнгатебезгә бик күп шәхесләр биргән: Риза Ишморат, Нурихан Фәттах, Илдар һәм Нил Юзеевлар, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Нәҗибә Сафина, Нәфкать Нигъмәтуллин, Радик Гәрәев һ.б.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мөнәвир абый миңа татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп карарга тәкъдим итте. Бер ел эшләдем. Бик ошады. Аннан соң рәсем дәресләрен дә бирделәр. Кичке мәктәптә сызым дәресләрен укыттым. Шулай итеп, укытучылык һөнәре бик ошап китте, икенче елны да мәктәптә эшләргә булдым.

Ниһаять, Казанга укырга китәм дигәч, өйдәгеләр – әткәй белән әнкәй берсүзсез риза булдылар. Ләкин май аенда мине Совет армиясе сафларына алып киттеләр. Бу 1971 ел иде.

Армиядә хезмәт иткәндә, кайтырга бер ел калгач, әнкәйгә хатымда татар теле, татар әдәбияты, тарих һәм рус теленнән дәреслекләр җибәрүен сорадым. 4-5 китап җибәрделәр. Шул китапларны укып, кичләрен кызыл почмакта утыра идем. Командир мине күрә дә: «Кире татар, тагын монда утырасыңмы?» – дип әйткән иде. Тарихи ватаныма кайтырга теләгем булуы турында әйттем. Шулай, имтиханнарга әзерләнә башладым, конспектлар ясадым.

Хезмәт срогын тутырырга дүрт ай кала полк командиры үзенең янына чакырды. Казанга укырга кереп, татар теле укытучысы булырга укырга теләвемне ишетеп, көлемсерәп куйды. «Кит инде. КПСС Үзәк партиясеннән Мәскәү дәүләт университетына бушка укырга керергә карар чыккан икән. Фәлсәфә факультетына! Танылган сәясәт белгече булачаксың!» – ди бу. Миңа уйларга бер атна вакыт бирде.

«Кирәк булса, әниеңә шалтыратып аңлат. Бер атнадан соң мин сине уңай җавабың белән көтәм», - диде ул шунда ук. Әнкәй нәрсә әйтсен инде... Аптырап китте. «Улым, үзең хәл ит инде», - диде. Бер атна – ун көн үтте, командир чакыра. «Ну, как?» – дип кырт кисте. «Казанга кайтырга телим бит. Йөрәгем шунда тарта», - дидем мин аңа.

Командир тагын бер атна уйлап карарга вакыт бирде. «Монысы инде бөтенләй оятсызлык», - дип уйлап куйдым мин. Үзем кереп әйтмичә булмый! Кабинетына кергәч, командир телсез калды. Күзләремә карады да: «Ну, мин сине аңладым. Куйган максатың ошады. Максатыңа ирешү өчен төп-төгәл танк кебек барасың», - ди.

Менә шунда минем татар теле укытучысы белгечлеген сайлау теләге шулкадәр көчле булган!

«Дөрес юл сайлаганмын икән дип, шөкер итәм»

– Казан дәүләт педагогика институтында, - дип дәвам итте сөйләвен Фираз абый, - мине доцент, әдәбиятчы Мәдинә Җәләлиева беренче курстан ук үз канаты астына алды. Башкортстаннан килгәнемне белгәч, Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романының тел-стиль үзенчәлекләрен тикшерергә киңәш итте. Ул вакытта әсәр басылып кына чыккан иде. Диплом эшем дә Нурихан абыйның шушы әсәренә багышланды. Фәнни-гамәли конференцияләрдә докладлар белән чыгышлар ясый башладым, призлы урыннар да алдым. Фәнгә аяк басуым әнә шулай башланды.

...Төп максатым якташларым белән танышу иде бит. Беренче курсның ахырында безнең төркем Илдар абый Юзеевны очрашуга чакырды. Илдар абый ул вакытта ук танылган шагыйрь иде. Очрашу тәмам булганнан соң, барысы да аның янына – автограф алырга агылды. Мин дә шуларга иярдем. Аның «Карурман» дигән куен дәфтәре формасындагы китабын сатып алып килгән идем. Сабыр гына алдагы кешеләрнең беткәнен көтеп тордым. Ләкин «Илдар абый, мин Сезнең якташыгыз бит! Автограф бирә алмассызмы?» – дип, янына барырга батырчылык итмәдем.

Шул вакытта ул китапка: «Мин Илдар абыйдан автограф алырга теләгән идем, ләкин кыюлыгым җитмәде, янына барырга оялдым», - дип язып та куйганмын. Китап миндә әле дә саклана.

Еллар үткәч, Илдар абыйлар белән якыннан аралаша башлагач: «Илдар абый, бер кызык язма күрсәтимме?» – дим. Китапны кулына тоттыргач, язуны күреп алды да, тыйнак кына елмаеп, автограф язып бирде. «Нигә инде шул вакытта минем яныма килмәдең, танышкан да булыр идек, Фираз», - дип әйтте.

1977 елда педагогика институтының ректоры Мирфатыйх Зәкиевич Зәкиев иде. Мин бишенче курста укыган чакта, үзенең кабинетына чакырды. Хәлләремне сорашты. Комсомол оешмасына сәркатип урынбасары эзлиләр икән. Мине куймакчылар. «Тулы ставкага эшләп, көндезге бүлекне ничекләр укып бетерермен?» - дип аптырап калдым. Күп сөйләшми торган Мирфатыйх абый: «Укырсың, син булдырасың!» - дип кырт кисте. Ул мине яхшы белә иде: 4 ел дәвамында студсовет рәисе буларак та һәм «Синтаксис» фәнен укыткан галим буларак та.

Бишенче курсны укып бетердем, тик фатир мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде. Ел ярым эшләгәннән соң, минем яныма татар теле кафедрасы доценты Рүзәл Абдуллович Йосыпов керде дә, Казанның Ленин районы башкарма комитетында эш урыны бар, иң мөһиме - өч елдан соң фатирлы буласың», - дигән хәбәр җиткерде. Минем өчен бу күктән төшкән бәхет кебек иде!

Ләкин айдан артык мине Мирфатыйх Зәкиевич җибәрмичә «җәфалады». Комсомол комитетында эшең әйбәт бара, диссертация темасы өстендә эшләвеңне дәвам ит дип, ике тапкыр борып чыгарды. Шуннан соң райисполкомнан шалтыратып: «Килсәң кил, бер атнадан артык сине көтә алмыйбыз», - дип йөрәккә шом салдылар.

Өченче тапкыр кергәч, кыюрак булырга тырыштым: «Мирфатыйх абый, зинһар, дөрес аңлагыз! Минем өйләнәсем бар, яшем дә бара дип өстәгәч, ул шунда ук: «Кемгә?» – дип кызыксынды. Чулпанга, дидем.

 

Фото: © Харисовлар гаиләсе

Ул Чулпанны бик яхшы белә иде. Әле дүртенче курста укыганда ук үзенең синтаксис буенча язган монографиясен Чулпан белән Гөлназ исемле студент кызларга укып корректурасын тикшерергә кушкан булган. «Алай булгач, нигә аны башта ук әйтмәдең, кире әйләнеп кайту шарты белән күптән җибәргән булыр идем сине», - диде. Шулай итеп, комсомол комитетында ел ярым эшләдем дә, «фатирлы» эш урынына күчтем. Җиде елдан артык шунда эшләргә туры килсә дә, күңел һаман педагогика институтына тартты. Ниһаять, Рүзәл Абдуллович чакыруы буенча (ул ректор итеп билгеләнгән иде), мин анда кире әйләнеп кайттым һәм акрынлап яңадан фән юлына кереп киттем.

Аллага шөкер, үкенмим! Дөрес юл сайлаганмын икән дип яшим.

«Чулпан апагыз белән дүрт ел буена хатлар алыштык»

– Чулпан апа белән танышуыгыз да нәкъ студент чорында булган икән бит!

– Әйе. Бер көтү студент халкы белән Губкин урамындагы тулай торакта яшәдек. Кызыл почмакта телевизор бар иде. «Семнадцать мгновений весны» телефильмын күрсәтә башладылар. Көн саен шуны карарга дип, төшеп утыра идек. Төркемдәшләремнән дүрт яшькә өлкән булганга, кайберәүләр миңа абый дип карый иде. Хәтта бер егет торды да: «Абый, утырыгыз!» – дип үзенең урынын бирде. Фильм бик ошады! Шуңа күрә кино карауны дәвам итәргә булдым.

 

Фото: © Фираз Харисов хатвны Чулпан Харисова белән

 

Икенче көнне телевизионкага (ул бүлмәне студентлар шулай дип атый иде) мин алданрак төштем. Минем янга беркем дә утырмады, кыенсынганнардыр, күрәсең. Аннары – Фираз абыегыз начальник та бит әле – студсовет рәисе (үзе елмая)! Шул вакытта бер кыз килеп керде дә, рөхсәт сорап, минем яндагы буш урынга утырды. Ул Чулпан булып чыкты. Шулай итеп, без фильмның барлык серияләрен бергәләп карап бетердек. Соңгы сериясен караганда, Чулпанга: «Уку залында иртәгә миңа да урын алып калыгыз әле», - дип үтендем. Чөнки сәгать дүртләрдән соң анда урын калмый иде (ул чорда укуга караш бөтенләй башкача булды!).

Шулай итеп, без көн саен Чулпан белән фән, гыйлем юлында булдык. Аннан соң киноларга, концертларга да йөри башладык. Чулпан институтны тәмамлап, туган ягы – Кукмара районы Зур Сәрдек авылына укытырга китте, ә минем тагын ике ел укыйсым бар иде. Аны шул елны ук директор урынбасары итеп куйдылар. Бу вазифаны ул дүрт ел башкарды.

Шулай итеп, Чулпан – Кукмарада, мин Казанда яшәвебезне дәвам иттек. Дүрт ел буена хатлар алыштык. Чулпанны Казанга яшь иҗатчылар, комсомол пленумнары утырышларына чакыра иделәр, шул арада күрешеп алгалый идек. Һәм, Аллага шөкер, бер-беребезне югалтмадык.

«Гомеребезне дәреслек язуга багышладык»

– Фираз абый, Чулпан апа белән Сез – татар теле дәреслекләре авторлары. Бу гамәл ничек башланды икән?

– 1992 елда рус мәктәбендә укучы балалар өчен беренче кулланмабыз Чаллыдагы КамАЗ нәшриятында басылып чыкты. Аңа кадәр шактый фәнни мәкаләләр язып өлгергән идек инде. Көннәрдән бер көнне күренекле педагог, ул чакта Мәгариф министрлыгында милли бүлек җитәкчесе булып эшләгән Әнвәр Нуриәхмәтович Хуҗиәхмәтов үзенең кабинетына чакырып алды. «Фираз Фахразович, Сез нишләп дәреслекләр язмыйсыз!?» – дип җитди тон белән әйтте дә, кычкырып көлеп тә җибәрде, безгә дәреслекләр яза башларга киңәш итте. Ул вакытта Чулпан белән Казан дәүләт педагогика институтында укыта идек.

Беренче дәреслегебез 1994 елда рус телендә белем бирү мәктәпләренең 3 сыйныфында укучы татар балалары өчен басылып чыкты. Шуннан соң актив рәвештә дәреслекләр язарга алындык, 1-11 сыйныфлар өчен программалар төзедек. Ул елларны искә алам да, җиң сызганып, ару-талуны белмичә (әле ике балабыз да бар, җитмәсә, күп еллар буе мин җитәкчелек эшендә дә!) эшләгәнбез икән, дим.

1-4 һәм башка сыйныфлар өчен 60лап дәреслек, методик кулланма, сүзлекләр төзедек (дәреслекләрнең һәм сүзлекләрнең электрон вариантлары дөнья күрде). Алар күп тапкырлар яңадан басылып чыкты.

2012 елдан башлап «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә туры килә торган 1-4 сыйныфлар өчен рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең татар балалары өчен заманча дәреслекләр чыгардык.

Ул дәреслекләрнең төп идеясе – тел һәм сөйләм материалын укучыларга геройлар ярдәмендә тәкъдим итү. Анда мәкаль-әйтемнәр, ребуслар һәм рухи байлыкларыбызны чагылдырган башка материаллар да күп. Дәреслекләр җанлы һәм кызыклы итеп эшләнгән иде.

Аннары, моңарчы татар телен балаларга кызыклы итеп өйрәтү өчен, рәсемле сүзлекләр төзелмәгән иде. Бу эшкә дә Чулпан белән тотындык. Аның беренчесе – «Минем беренче татарча сүзлегем: «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек» "Мәгариф» нәшриятында 1995 елда 10 мең тираж белән басылып чыкты һәм шунда ук сатылып та бетте. Анда меңгә якын предметлы һәм ситуатив төсле рәсемнәр бар. Аның икенче басмасы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде. Димәк, алар Россиядә куллану хокукына ия иде.

Барлыгы 11 сүзлегебез дөнья күрде. Гомумән, китапларыбызның күбесе Чулпан Мөхәррәмовна һәм башка автордашлар белән бергә язылды.

Аннан соң француз теле кафедрасы мөдире Валентина Васильева рус һәм татар теле нигезендә француз теленә өйрәтү максатыннан, яңа төрле дәреслек төзү идеясен тәкъдим иткән иде. Мин бу фикергә бик теләп риза булдым һәм без аны Татарстан Мәгариф министрлыгы заказы буенча, 5-11 сыйныфлар өчен төзеп чыгардык. Шулай итеп, «башка эш эшли алмагач», гомеребез дәреслек язуга багышланды да инде...

«Гаиләдә икең дә бер юнәлештәге белгеч булу – зур бәхет»

– Эштә дә, өйдә дә дәреслек төзү белән мәшгуль булгансыз...

– Без генә түгел, балаларыбыз да. Беренче апробация алар белән узды! Әле дә хәтерлим, 5 сыйныф өчен дәреслек язганда, улыбыз Илшат минем янга килде дә, бала күзлегеннән чыгып: «Бу күнегү авыррак кебек, алыштырмыйсызмы, әти», - дип әйткән иде. Гаиләдә икең дә бер юнәлештәге белгеч булу – зур бәхет дип саныйм. Ирешкән уңышларыбыз да шуңа бәйле. Без бу процесста бер-беребезне тулыландырабыз, Чулпан апагыз бик көчле телче-методист, язу куәсе киң аның. Мин дә калмаска тырышам (елмая). Җәмәгатеңнән ничек калып була инде?

 

Фото: © КФУның татар теле белеме каферасы

Шундый чаклар да булгалады: кайвакыт миңа ошаган әйбер аңа ошамый. Уйлап-уйлап карыйм да, Чулпан моны юкка гына әйтми бит, бу мәсьәләгә икенче күзлектән якын килергә кирәктер, дип уйлап куям. Кыскасы, без – бер-беребезнең беренче иң гадел тәнкыйтьчесе!

Икебез барысы 150ләп китап яздык. Аның күбесе – югары уку йорты, мәктәп өчен дәреслекләр, кулланмалар, монографияләр.

Телләр турында закон кабул ителгәннән соң, 2000 елның башларында, гыйльми совет барлык педуниверситет студентларына да ике семестр буе татар телен укытырга дигән карар чыгарган иде. Шуннан соң хезмәттәшләр белән уйлашып, аның программасын төзедек, ике кисәктән торган махсус дәреслек тә чыгардык. Шулай итеп, татар һәм башка милләт балалары ел буе мәктәптә алган белемнәрен вузда камилләштерү мөмкинлегенә ия булдылар. Менә шундый чын алгарыш чоры булган ул чакта! Хәзер аны күз алдына китерүе дә кыен.

Чулпан Мөхәррәмовна белән шушы эшчәнлегебез Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча чит регионнарда яшәүче милләттәшләребез өчен махсус программа төзүгә этәргеч бирде, безгә шактый еллардан бирле Мордовия дәүләт педагогика университетының филология факультетында студентларга лекцияләр уку, гамәли дәресләр үткәрүдә, гомумән, анда татар мохитен булдыру һәм үстерүдә якыннан торып катнашу насыйп булды. Шуның белән бергә Саранск шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен махсус оештырыла торган курсларда да фәнни-методик казанышларга багышланган лекцияләр укырга, мастер-класслар үткәрергә туры килә.

– Бөтен студентлар өчен? Бу сүз әкияттәге кебек яңгырый.

– Әйе, әйе, бөтен Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты, ә кушылгач КФУ студентлары да берничә ел татар телен өйрәнде. Математиклар да, физкультура бүлеге студентлары да... Уйлап карагыз, ике семестр! 186 сәгать. Чагыштыру өчен, мәсәлән, хәзер морфологиягә 54 сәгать каралган.

«Методика буенча докторлык диссертациясен якларга алынмыйлар»

– Ничә буын балалар сезнең дәреслекләр белән укыды?

– Дәреслекләр яза башлавыбызга 30 елдан артык гомер узган. Ничә буын икән? 1992 елдан безнең дәреслекләр, кулланмалар белән укый башладылар, үзегез санагыз инде…

Дәреслек төзү җиңел эш түгел! Аның өчен язучының фәнни-методик базасы булырга тиеш, шулай ук белем бирүнең дидактик нигезләрен, педагогика, балалар психологиясен яхшы белергә кирәк. Тегеннән-моннан, гамәлдәге дәреслектән биремнәрне күчереп алдың да яздың түгел. Без элеккеге фәнни-методик мирасны бөртекләп өйрәнеп, аңа олы хөрмәт белән карап, заманыбыз куйган таләпләргә карап эшләргә тырышабыз. Әмма, кызганыч, төрле дәреслек авторлары бар шул.

Чулпан белән икебезнең дә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре рус телле мәктәпләрдә татар телен укытуның лингводидактик һәм психологик-педагогик нигезләре проблемасына багышланган. Докторлык диссертациям татар телен укыту тарихында беренче диссертация булып чыкты. Икенчесе – Чулпан апагызныкы. Бездән соң башка кешене белмим. Хәтта рус телен укыту методикасы буенча Татарстанда ике генә доктор бар. Башкортстанда да ике кеше, аларның яше дә тугыз дистәдән артык. Чувашия, Марий Элда берәр генә. Методика буенча докторлык диссертациясен якларга алынмыйлар, бер дә җиңел эш түгел ул.

Мин үзем, мәсәлән, күп еллар дәвамында кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау советларында әгъза һәм рәис урынбасары вазифаларын үтәдем һәм үтим. Шуның белән бергә педагогика һәм татар теле укыту методикасы буенча аспирантурам да бар. Бу өлкәдәге эшчәнлегем дә шактый нәтиҗәле дип әйтергә була. Дистәгә якын яшь галим минем җитәкчелектә диссертация яклап, олы фән юлына чыкты.

– Дәреслекләр язганда нәрсәгә нигезләнәсез?

– Беренче чиратта, норматив документларга. Гамәлдә – икенче буын стандарт, өченче буыны быел 1 сентябрьдән кертелә. Мәсәлән, соңгы стандартта «системалы-эшчәнлекле юнәлеш» дигән төшенчә бар. Лингводидактика һәм педагогикада ул яңалык түгел. Бу төшенчә тел фәненә генә түгел, бәлки һәрбер эшкә, гамәлгә карый, безнең очракта – укыту процессы билгеле бер система буенча, эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш, дигән сүз. Стандарт нигезендә программа төзелә, аннан соң дәреслекләр, методик кулланмалар языла.

«Тел белүчеләрне генә түгел, аны өйрәнергә теләүчеләрне дә югалтып барабыз»

– Татарстанда телне белү тенденциясе, динамикасы нинди? Үзгәрәме ул?

– 2017 елга кадәр татар телен башка милләт вәкилләренә өйрәтү җайлашып киткән иде, чөнки хөкүмәт тарафыннан тиешле шартлар тудырылды. Телләр турындагы закон нигезендә татар һәм рус телләренә тигез күләмдә вакыт бирелде, методикасы эшләнде, программалар, дәреслекләр төзелде. Ыгы-зыгылар да беткән кебек иде. Төрле олимпиадаларда катнашып, зур күрсәткечләргә ирешкән укучылар тәрбияләде бит татар теле укытучылары! Мин 30 елга якын республика олимпиадасының жюри рәисе буларак та әйтәм моны.

 

Фото: © Бертуган Харисовлар

Ә безнең татар филологиясе факультетында рус милләтеннән булган студентлар укып чыкты, без аларны дәреслек авторлары составына да керттек (мәсәлән, Екатерина Панова). Телебезне өйрәнү – яшьләр өчен тәрбия чарасы да бит әле ул: киләчәк буын милләтебезнең рухи, милли-мәдәни байлыгына якыная, аны үзләштерә дигән сүз.

Бүген ситуация тамырыннан үзгәрде. Без тел белүчеләрне генә түгел, аны өйрәнергә теләүчеләрне дә югалтып барабыз. Сәгатьләр саны да кыскарды. Шуңа күрә ана телен белүче балалар саны да кими башлады. Бу бик аяныч хәл!

Статистик мәгълүматлар буенча, бик күп татарлар әби-бабасы телен балаларына өйрәтергә теләми. Бу – зур фаҗига. Ләкин мондый шартларда да без оптимизмны югалтмыйча, белем бирүне яңача оештыру өчен, заманча метод-алымнардан, технологияләрдән актив файдаланып эшләргә тиеш булабыз, чөнки Россия кануннарын гамәлгә ашырмыйча булмый. Мин барыбер ни өчен безнең илдә ана теленә мөнәсәбәт шулай үзгәргәнен аңлый алмыйм. Тормыш алга бара, киләчәктә замана җиле тагын бер тапкыр безнең якка таба борылыр әле дигән теләктә калам.

– Болай булгач, телнең киләчәге ничегрәк булыр икән?

– Барлык ышаныч Марат Әхмәтов һәм Васил Шәйхразиевлар җитәкләгән комиссияләрнең актив, максатчан эшләвенә кайтып кала, дип уйлыйм.

«Өеңдә балаларың белән татарча сөйләшмәгәч, мәктәп кенә өйрәтә алмый»

– Үзегезнең оныклар татарча беләме соң?

– Иң зур оныгыбыз Гайшә Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укый. Каюм Насыйри исемендәге балалар укуларында беренче урынны алды. Оныгыбыз Йосыф та татар бәйгеләрендә беренче урыннарны яулый.

 

Фото: © Уллары Илшат янында АКШта

Балаларыбыз Илшат белән Гөлшат рус мәктәбендә укысалар да (өебезгә рус мәктәбе якын иде), гаиләдә татарча аралаштык, беркайчан да русча сөйләшү булмады. Мәктәп «нуль»дән башлап, камил дәрәҗәдә ана теленә өйрәтә алмаска мөмкин. Аның өчен гаиләдә тиешле мохит, аралашу булырга тиеш. Балаларыбыз татар теле олимпиадаларыннан еш кына җиңүче булып кайта иделәр.

Илшат хәзерге вакытта Америкада яши, оныклар да шунда туды. Илшат та, киленебез Венера да гаиләдә татарча сөйләшә. Оныклар татарча сөйләшкәндә, инглиз сүзләрен кыстырмый. Барысы да фәкать гаилә тәрбиясеннән тора.

Кайбер ата-аналар: «Дәреслекләр һәм укытучылар начар, балам сөйләшергә өйрәнә алмады», - дип зарлана. Хәтта кайбер зыялылар да шулай дип әйтә! Ә син өеңдә балаларың белән татарча сөйләшмәгәч, мәктәп кенә өйрәтә алмый ич!

– Фираз абый, Татарстанда киң җәмәгатьчелек Сезне мәгърифәтче Харисовлар дип белә. Моңа да ачыклык кертеп китик әле. Ни өчен шулай?

– Безнең гомуми эш стажыбыз 300 елдан артып китә. Мине һәм минем тормыш иптәшемне беләсез инде. Энекәшләрем дә – шөкер, мәгариф өлкәсендә билгеле шәхесләр.

 

Фото: © Фидан Гафаров Харисовлар гаиләсендә кунакта

  • Белешмә
  • Харисов Фираз Фахраз улы – педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Казахстан педагогика академиясенең чит илдәге әгъза-корреспонденты.
  • Фираз Фахразович урта белемне Яңавыл шәһәренең 1нче мәктәбендә ала. 1978 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. 1978 елдан Казан педагогика институтында эшли. 1991-2011 елларда укыту-тәрбия, иҗтимагый эшләр буенча проректор, беренче проректор булып эшли, шул ук вакытта татар теле һәм мәдәниятара бәйләнешләр, рус мәктәбендә татар теле укыту кафедралары мөдире була.
  • 500дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән укыту-методик әсбаплар, сүзлекләр, программалар авторы. Шуларның йөздән артыгы китаплар, брошюралар. Хатыны Чулпан Мөхәррәмовна – педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» һәм «Мәгарифтә атказанган остаз» күкрәк тамгалары иясе.
  • Уллары Илшат Фиразович – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында аспирантураны уңышлы тәмамлап, икътисад фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алган, дөньяның яшь социологлары, политологлары конкурсы лидеры. Хьюстондагы консалтинг компаниясендә энергетика, стратегия һәм глобаль өстенлекләр бүлегенең хезмәткәрләреннән берсе. Эре нефть эшкәртү заводы өчен операцион эшчәнлекне (энергетик булмаган операция чыгымнарын) яхшырту программасы белән җитәкчелек иткән. Ул шулай ук дөньякүләм масштабтагы химия заводына инвестицияләрнең гамәлгә ашырылуына бәя бирә. Гаиләсе белән АКШта яши.
  • Кызлары Гөлшат Фиразовна – психология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтындагы педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре буенча PhD диссертациясен яклаган, «Инновацион мәгариф психологиясе һәм сәләтле балаларны үстерү» темасына магистрлык программасы җитәкчесе, EFPA Россия психология җәмгыятенең сертификацияләнгән психологы, Россия психологлары җәмгыяте әгъзасы, Россия Дәүләт Думасындагы Мәгариф һәм фән комитетының Эксперт советы әгъзасы, Россия мәгариф академиясенең урта гомуми белем бирү бүлегендәге Фәнни совет әгъзасы.

Фираз Фахразовичның кайбер хезмәтләре

  1. В мире слов и предложений. — Казань: Магариф, 1999. — 223 с. (Соавт. Ч. М. Харисова).
  2. Лингводидактические основы первоначального обучения татарской устной речи в русской школе. Монография / под ред. Л. З. Шакировой.— Казань: Магариф, 1999. — 175 с.
  3. Мой первый татарский словарь: иллюстрированный татарско-русский словарь. — Казань: Магариф, 1995. — 159 с. Соавт. Ч. М. Харисова. (Рекомендован МО РФ).
  4. Научные основы начального обучения татар­скому языку как неродному / под ред. Л. З. Шакировой. — Казань: Тарих, 2000. — 480 с.
  5. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. Монография. — Спб.: Просвещение, 2001. — 431 с.
  6. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балаларына татар теле укыту программасы // Рус мәктәпләре өчен татар теле про­граммалары. — Казан: Мәгариф, 2001. — 3-29 б.
  7. Русско-татарский и татарско-русский карманный словарь. — Казань: Хәтер, 2001. — 176 с.
  8. Татар теле: укыту теориясе һәм практикасы. – Казан: Ак Бүре нәшр., 2018. – 448 б.
  9. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. Монография. — Казан: Мәгариф, 2002. — 367 б.
  10. Язык и нация: проблемы экологии в условиях полилингвизма. — Казань: Школа, 1998. — 72 с.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100