Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фираз Харисов: «Дәреслекләрне тәнкыйтьләүчеләр үзләре дә дәреслек язып карасын иде!»

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме профессоры Фираз Харисов татар теле дәреслекләре һәм методика турындагы фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Фираз Харисов: «Дәреслекләрне тәнкыйтьләүчеләр үзләре дә дәреслек язып карасын иде!»
Салават Камалетдинов

«Ничек итеп барлык дәреслекләр дә, укытучылар да начар булырга мөмкин?»

2017 елдагы вакыйгаларны искә төшерик. Кайбер ата-аналар дәреслекләрне яраксыз, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белемсез, методиканы белмиләр дип тапты, аларны авыр дип әйттеләр… Авыр дип әйтү өчен, иң башта син проблеманы аңларга тиеш. Төп дәгъва Мәскәүдән килде, бездә алар социологик тикшеренүләр уздырып йөрде. Аның нәтиҗәсен төрлечә күрсәтеп була бит, чөнки андагы белгечләр бу проблемага күптәннән теш кайрап йөри иде. Аңлавым буенча, төп сәбәпләрнең берсе – рус телендә сөйләшүче укучылардан татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырту. Аны 9 сыйныф балалары җиңеләйтелгән вариантта тапшырган булган. Шулай да, бу мәсьәлә аларны бик борчыган.

Дәреслекләргә килгәндә, алар моңарчы өч төрле юнәлештә төзелде: беренчесе – татар мәктәп, гимназияләре, икенчесе – рус телендә белем бирү мәктәпләрендә татар төркемнәрендә ана телен һәм әдәбиятын укыту, өченчесе – рус һәм башка милләт балалары өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре. Җитмәсә, рус төркемнәре өчен альтернатив вариантлар да бар.

Әлбәттә, камиллекнең чиге юк, алга карап эш итәргә кирәк. Кайбер ата-аналарның, җитәкчеләрнең, вакытлы матбугат органнарының канәгатьсезлеге дә аңлашыла. Сүз дә юк, килешәм, камил булмаганнары да бардыр һәм бар, ләкин ситуация башка милли республикаларга караганда күпкә яхшырак бит.

Ә ничек барлык дәреслекләр дә, укытучылар да вакытлы матбугаттагы язмалардагы кебек начар булырга мөмкин? Мондый фикерне меңләгән укытучының эшчәнлеген юкка чыгарырга тырышу дип аңларга да була бит.

Бүгенге көндә татар телен чит тел буларак укыту методикасы күпмедер дәрәҗәдә эшләнгән һәм бу процесс чиксез, алга бара, үсүен дәвам итә, чөнки методика - консерватив фән түгел. Бу уңайдан шундый сорау туа: барлык укытучылар да мондый хезмәтләргә даими рәвештә мөрәҗәгать итә микән? Әгәр укытучылар яңалыклар белән даими танышып барсалар, нәтиҗә дә башкачарак булмасмы?

Методиканы, дәреслекләрегезне тәнкыйтьләүчеләргә үзләре дәреслек язып карасын, дип җавап бирер идем. Нигә язмыйлар соң? Иң җиңеле – тәнкыйтьләп ату. Ә ничек барлык дәреслек тә начар булырга мөмкин? Дәреслекләр әйбәт иде! Камиллекнең чиге юк, мин аны инкяр итмим.

Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаровларның «Урта мәктәп һәм гимназияләрендә татар телен укыту методикасы» китабының соңгы басмасы 2000 елда чыккан иде. Әмма анда зур үзгәрешләр булмады. Ул 1978 елда дөнья күргән басма нигезендә эшләнгән. Әйтергә кирәк, үз вакытында әйбәт методика булган. Уйлап карагыз: татар телен ана теле буларак укыту методикасы торгынлык чорын кичерә түгелме? Бүгенге көндә дә аны язарга ашкынып торучылар күренми кебек. Менә шушы бушлыкны бераз гына булса да тулыландыру максатыннан, үзебезнең «Татар теле: укыту теориясе һәм практикасы» («Ак бүре» нәшрияты, 2018. – 448 бит) исемле монографиябездә күпмедер дәрәҗәдә ана телен укыту проблемаларына да тукталдык.

Җайлы методика буламы соң ул дигәндә, методика, әгәр ул чын фәнни нигезгә таяна икән, үзе белем бирү процессын җайлаштырырга, җиңеләйтергә тиеш. Бу эштә, әлбәттә, укытучының үз эшендә компетентлы булуы хәлиткеч әһәмияткә ия. Укытучылар өчен оештырыла торган курсларда рус һәм чит телләр методикасындагы яңалыкларга ешрак мөрәҗәгать итәргә кушам. Өстәвенә, һәрбер укытучының үзенең еллар буена сыналган, инде уңай нәтиҗәләр биргән метод һәм алымнары да була бит әле.

«Вакытында кискен каршылык күрсәтә белергә дә кирәк»

Альтернатив дәреслекләр дә булсын. Укытучыга сайлап алу мөмкинлеге кирәк. Әнә рус теле дәреслекләренең бишәр-алтышар альтернативасы бар.

Дәреслекләрне Федераль исемлеккә кертү өчен Мәскәүгә рецензиягә җибәрделәр. «Татар теле дәреслеге рус мәктәпләре өчен язылган. Нигә анда рус язучыларының исемнәре юк? Классикларның әсәрләреннән өзекләр юк», – дигән җавап алдык. Без, гадәттә, һәрвакытта да рус әдәбиятыннан берничә генә булса да текстлар бирә идек. Бер дәреслектә 7-8 рус язучысы (шуларның бишесе классиклар) кертелгән иде. Принципта, алар булырга тиеш тә түгел. Шуннан соң мин, иренмичә, бер комплект 1-4 сыйныф укучылары өчен язылган рус теле дәреслекләрен карап чыктым. Ул сериядә хәтта А.С.Пушкин исеме дә телгә алынмаган иде! Башкалары турында әйтмим дә. Уйлап карагыз! Киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган язучыларның әсәрләреннән өзекләр китерелгән иде. Алар, күрәсең, безнең дәреслекләрне ачкан да япкан һәм трафарет буенча рецензия бланкын тутырып җибәргәннәр. Үзләре безне өйрәтәләр...

Шуннан соң, бәйнә-бәйнә аңлатып, биш битлек җавап хаты яздым, нәтиҗәдә, барысы да безнеңчә калды. Димәк, вакытында кискен каршылык күрсәтә белергә дә кирәк. Гомумән алганда, без язган 10га якын дәреслек Федераль исемлеккә кертелде. Бу да искиткеч зур хезмәт җимеше, чөнки андый дәреслекләр өч төрле бәйсез экспертиза үтә (кыл иләктән иләнә дисәк тә ярый!): җәмәгатьчелек экспертизасы, ата-аналар һәм галим-методистлар экспертизасы.

«2017 елга кадәр татар телен белү тенденциясе җайлашып киткән иде»

Кагыйдә ятлатмыйча гына телне өйрәтеп буламы? Бер генә мисал китерәм. Бала татар гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе һәм башкалар аның янында бөтерелеп йөри, аларның аралашканын ишетә. Күпмедер вакыттан соң бала нәрсәнедер булса белдерергә, авазлар чыгарырга, әйтергә тырыша. Бер яшьләр тирәсендә ул шактый сүзләрне аңларга да мөмкин. Кайберсе яшь ярымда ук ярыйсы гына җөмләләр әйтә һәм акрынлап үзенең фикерен янындагы кешеләргә чагыштырмача дөрес итеп җиткерә дә башлый. Бала авазларны ишетеп, тыңлап аңлый һәм үзенең фикерен янындагыларга белдеререргә тырыша. Дөрес итеп җөмлә төзү өчен, сүзләргә кушымчалар (килеш, тартым) ялгарга кирәк бит. Ә ул турыда бала бернәрсә дә белми һәм ул аңа кирәкми дә.

Ни өчен шулай? Чөнки психолингвистлар фикеренчә, кешенең баш миендә андый мөмкинлекләр тумыштан салынган була. Аны уяту өчен тиешле стимуллар, сигналлар гына бирергә кирәк. Кеше хайваннардан шул ягы белән аерыла да инде.

Чит тел буларак татар теленә өйрәткәндә төп максат - коммуникатив һәм ситуатив-тематик принцип буенча кешене аралашырга өйрәтү, сөйләм материалын тәкъдим иткәндә, тиешле урында телгә караган мәгълүматны әйтеп бару кирәк.

Ә инде югары уку йортларында теориясез булмый. Ләкин беренче урында теория түгел, аралашу принцибы булырга тиеш. Теория без балага тәкъдим иткән сөйләм материалын биргәндә күрсәтелә. Без укытучыларга җайлы булсын дип, узган гасыр ахырында ук татар һәм рус телләренә хас булган охшаш һәм аермалы якларга багышланган китап әзерләп бастырган идек.

  • Харисов Фираз Фахраз улы – педагогика фәннәре докторы, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Казахстан педагогика академиясенең чит илдәге әгъза-корреспонденты.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 август 2022
    Исемсез
    Килешәм, бик дөрес. Балалар белән гаиләдә татар телендә сөйләшүче юк, гаепле кешене читтән эзлиләр. Имеш, дәреслек, авторлар гаепле... Уңышлар сезгә, остазым! Сау, тигез, бәхетле яшәгез! 🤲🏻💐❤️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100