Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирая Әкбәрова: «Биш яшемә кадәр әтидә үстем. Шул арада әти биш тапкыр өйләнергә өлгерде»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрованың 70 яшьлек юбилей кичәсе узды. Актриса кичәдә язмышындагы истәлекле мизгелләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Фирая Әкбәрова: «Биш яшемә кадәр әтидә үстем. Шул арада әти биш тапкыр өйләнергә өлгерде»
Салават Камалетдинов

«Биш яшемә кадәр әти биш тапкыр өйләнде»

Фирая Әкбәрова Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында туган. Бу авыл татар зыялыларының бергә җыелышып, ял итә торган урыннарының берсе булып санала. Әйтик, биредә татар композиторы Салих Сәйдәшев иҗатташ дуслары белән ял итәргә яраткан.

– Авылым Идел буенда нарат урманнары арасында урнашкан. Аның һавасының шифалыгын әйтеп бетерә торган түгел.

Биш яшемә кадәр әтидә үстем. Шул биш ел эчендә әти биш тапкыр өйләнергә өлгерде. Мине ул ханымнар сукканнардырмы, аркамнан сөеп какканнардырмы – анысын әйтә алмыйм, хәтерләмим. Әмма урам буйлап елап, зарланып йөргәнемне хәтерлим.

 

Фото: © Рамил Гали

Минем әтинең әнисе – дәү әни бар иде. Вәт кызык карчык иде! Үзе иркә, үзе хәйләкәр! Әтиләр өйдә булганда ястыгыннан төшми торган иде. Авырый иде, ыңгырашып ята иде. Әтиләр эшкә чыгып китү белән, ястыгыннан сикереп тора да, яулыгын салып, йөгереп кенә самавыр куеп җибәрә, аннары базга төшеп китә дә каймак алып менә. Аның кечкенә генә бер сандыгы бар иде, бик зур йозак белән. Шул сандыгын ачып, аннан кара җимешләр, өрекләр, тагын ниндидер тәмле әйберләр чыгарып, табын ясый да, без аның белән утырып, чәйләп ала идек. Инде әтиләр кайтыр вакыт җиткәч, ул бөтен әйберләрен җыеп, ястыгына сузылып ята иде дә тагын ыңгыраша башлый иде.

Сез «бу баланың әнисе кайда иде» дип уйлагансыздыр. Сез аны гаепләргә ашыкмагыз. Әтидән аерылгач, мине – 2 айлык баланы күтәреп, ул төп йортка кайтып киткән. Ләкин җиңги аны кертмәгән. Икенче абыйсына киткән – ә анда 4-5 бала, йортлары кечкенә генә – анда да сыймаган. Инде шулай булгач, мине күтәреп, Казанга ук чыгып киткән. Берникадәр көн бер апасында, икенче апасында, өченче апасында яшәгән. Фатирга яшь бала белән кертмиләр... Инде нишләсен? Ничарадан-бичара, мине әтигә кайтарып биргән.

Әни сөйли торган иде: «Мин синең тәпи йөреп киткәннәреңне дә, телең ачылганыңны да күрмәдем. 5 ел буена тамагымда бер төер торды. Тамагымнан ризык үтмәде», – диде.

Закир приказчик кыйссасы

Чәчне кырдылар, киемнәрне яндырдылар, үземне мунчага алып кереп, әйбәтләп юындырдылар, яңа сандали, матур күлмәк, эшләпә киеп, әни белән Казанга киттек. Суконный бистәсенә, дәү әтинең энесе Закир бабайга. Ул шундый матур карт иде, нәкъ спектакльләрдәге кебек: сакал-мыек, түбәтәй... Әмма ләкин бик кырыс карт иде ул. Мин аның нигә кырыс икәнен соңыннан гына белдем.

Яшь вакытта ул бер байда башта йомышчы малай булып торган, аннары приказчик булган. Ә инде бай үлгәч, аның карт хатынына өйләнгән. Күрәсең, бай яшәрмен, акчалы булырмын, дип уйлагандыр инде. Монда революция килеп чыккан. Менә шулай: байлык та юк, акча да юк, хатын да карт. Шуңа күрә кырыс булгандыр, дип уйлыйбыз инде без.

Менә, килеп бастык без әни белән шушы бабай каршына, дер калтырап. Куып чыгарса – барыр урын юк. Бабай өстәл башында утырган: муенында ак сөлге, самавыр тора, чынаяк тәлинкәсеннән тирләп-пешеп чәй эчә. Безгә бик усал итеп карап тора. Озак кына дәшми торгач: «Ярар, калдыр баланы. Тик мин аны күрмәскә дә, ишетмәскә дә тиеш», – диде. Күренмәдем инде, тынымны да чыгармадым. Бабай өйдә булганда бүлмәдән дә чыкмый торган идем, кая инде ул авырганда кычкырып елаулар...

Соңыннан Закир бабайның хатыны авырып китте. Олылар эштә булганда, аның янында көне буе утырам, карыйм. Менә утыртып кара хәзер син балаларны көне буе бер урында! Телефонсыз... Мин утырдым, кая барасың.

...Бик күп еллар үткәч, без үзебезнең фатирда яши идек. Караңгы көндә Закир бабай килеп керде. Нәрсә сөйләгәнен хәтерләмим. Йомшак кына сөйләште, акча калдырды. Шуннан соң чыгып китте. Шуннан озак тормады инде. Күрәсең, бәхилләшергә килгән булгандыр.

Театр училищесына керүгә апасыннан бәя: «Вәт дуңгыз!»

Фирая апа кечкенәдән актриса булырга хыялланган. Ләкин ул хыялын «көләрләр» дип, беркемгә дә әйтмәгән.

 – Ул бабайдан киткәч, безгә фатир бирделәр: 6 квадрат метр, бөтен уңайлыклары ишегалдында, ике тәрәзә, тәрәзәдән кешеләрнең аяклары гына күренеп тора. Шулай булса да, үзебезнеке. Мин интернатта укый башладым, тормыш җайланды. Ә менә ул йортта Камал театры артистлары яши булып чыкты. Каян беләмме? Әрсезлегем инде.

 

Фото: © Рамил Гали

Мин Мәрьям апа Сульва янына телевизор карарга йөри идем. Аның, бәлки, мине кертәсе дә килмәгәндер инде. Кертә иде, тик бер шарт белән: керәсең, карыйсың, тегендә-монда чыгып йөрмисең. Чыксаң, кертмим, дип. Утыра идем инде, «кысталудан» күзләрем маңгайга менгәнче.

Ишегалдында уйнаганда, яныбыздан кап-кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, мыек астыннан нәрсәдер мыгырдап, беркемне дә күрмичә, артист абый узып китә. Соңрак кына белдем: Наил абый Дунаев булган икән ул.

Нишләптер, мине язмыш гел Камал театры артистлары белән очраштырып торды. Соңыннан инде мин театрга көзге спектакльләргә йөри башладым. Әрсезләнеп, служебный входтан керәм дә, «мин – Асия апа янына» дип, залга кереп утырам. Иң беренче рәттә утырам, спектакльләр карый идем.

Хыялымны мин иң беренче Асия апага әйттем. Ул мине эт итеп сүкте. «Бармыйсың!» – диде. Театр хезмәтенең бөтен авыр якларын миңа бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ха, кем тыңлаган инде аны? Минем хыял бик зур! Минем бит артистка буласым килә!.

Менә имтиханнар көне килеп җитте. Театр училищесының ишегалдына керсәм, анда – матур-матур, озын буйлы егетләр-кызлар. Мин тагын шүрләп калдым. Әмма артка чигенү юк. Хыял бар бит.

Комиссия каршысына килеп бастым: кечкенә генә үзем, ябык кына. Анда нәрсә булганнарын әйтә алмыйм инде, хәтерләмим. Безне Марсель абый Сәлимҗанов төркеменә Ширияздан абый Сарымсаков җыйды. Марсель абый ул вакытта Мәскәүдә гастрольдә иде. Алдылар бит, алдылар! Кергәч тә, Асия апага Мәскәүгә телеграмма суктым: «Поступила», – дип. Мәскәүдән гастрольдән кайткач, Асия апа миңа: «Вәт дуңгыз!» – диде.

«Минем хәзер – иң бәхетле чорым»

1нче сентябрь килеп җитте. 5нче аудиториядә, тезелешеп, матур итеп утырдык. Марсель абыйны көтәбез. Җил-давыл булып килеп керде бу. Ул гел шулай җитез йөри торган иде. Урындыкка утырды. Бөтенебезне карап чыкты да: «Үзем булсам, берегезне дә алмас идем», – диде. Әмма ялгышты Марсель абый. Бик матур гына, әйбәт кенә артистлар килеп чыкты безнең төркемнән. Мин инде 2нче курста укыганда спектакльләрдә катнаша башладым, малайлар рольләрен башкардым, гастрольләргә чыгып китә идек.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Билгеләү көне килеп җитте. Комиссия каршына килеп бастым. Миннән «кайсы театрга барасың килә» дип сораганнар. Мин: «Камалга, билгеле», – дип әйткәнмен. Мин аны үзем хәтерләмим, комиссиядә шагыйрь Ренат Харис булган икән, минем әрсезлегемә шаккатып, ул шуны истә калдырган. Менә шул кечкенә генә «әрсез кычыткан чыпчыгы» – 1974 елдан бирле данлыкны Галиәсгар Камал сәхнәсендә!

Композитор, дирижер Фоат абый Әбүбәкеровка мин зур рәхмәтле. Театрда шулай була ул: яшь вакытта уйныйсың-уйныйсың да, килеп җитә бер вакыт, яшьләрне уйнарга мин инде олырак, картларны уйнарга әле яшьрәк. Минем дә шундый вакыт булды. Аптыраганнан, иҗади кичәләрдә булса да ярдәмем тияр дип, кулыма микрофон алдым. Әле ярый алганмын! Фоат абыйның күпме матур җырларын җырламыйча калган булыр идем...

Алла боерса, 75 яшемдә яңа театр бинасында спектакль генә уйнармын, ахры. Без шундый матур, дус яшибез. Кайчак савыт-саба да шалтырап куя, ләкин ансыз булмый. Ә шулай да, без барыбыз да – бик якыннар. Бу – минем иң зур гаиләм. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: минем хәзер – иң бәхетле чорым! – диде иҗат кичәсендә Фирая Әкбәрова.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 октябрь 2023
    Исемсез
    Фирая ханым төшкән фильмнарны хатыным белән бик яратып кардык. Аллаһы Тәгаләбез Сезгә озын гомер бирсен, әәмииин. Юбилеегыз белән!
  • 5 ноябрь 2022
    Исемсез
    Яраткан артистыбызны юбилее белән котлыйм, иң
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100