news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Парижның улының Казанда яшьләрнең үз телендә сөйләшүенә исе киткән

Җырчының улы Татарстанга барып кайтканнан соң, башкорт теленә карата фикерен үзгәрткән.

news_top

Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Фирүзә Париж башкорт теле көне уңаеннан инстаграмга пост язган.

«Быел улым башкорт теленә, халкыбыз язмышына төплерәк карый башлады. Шуңа бигрәк шатмын. Чөнки бервакыт: «Миңа башкорт теле кирәкми», - дигәнрәк фикердә иде. Апасына Казанга барып кайткач, анда кибетләрдә, урамда яшь кешеләрнең үз телендә сөйләшүенә исе китеп кайтты. «Ә нишләп бездә дә шулай иркен итеп башкортча сөйләшмиләр ул, әнкәй?» — диде. Һәм телгә карата фикере нык үзгәрде.

Балаларыбызның, булачак оныкларыбызның башкорт телендә сөйләшүен, халык җырларын белүен теләр идем. Һәм шуның өчен тырышам да. Кайда гына булсаң да, үз телеңне белү — ул горурлык һәм мәдәнилек дип саныйм», — дип яза җырчы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар