news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Париж Уфада Бөек Ватан сугышы ветераннарына юрган бүләк итүне тәнкыйтьләгән

Яңалыкны җырчы сторисларына куйган.

news_top
Фирүзә Париж Уфада Бөек Ватан сугышы ветераннарына юрган бүләк итүне тәнкыйтьләгән
https://www.instagram.com/firuza_paris/

Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Париж Уфа хакимиятен Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата игътибарсыз булуда гаепләгән. Җирле социаль челтәрләрдә ветераннарга бер мең сумлык юрган бүләк итәчәкләре турындагы яңалыкны сторисларына урныштырган.

«Бу хакта сөйләмәсәләр иде, ичмасам», — дип язган ул. Җырчы «бер мең сумлык юрган» сүзләренең астына калын итеп кызыл белән сызып куйган.

«КП-Уфа» сайты юрганнарның 231 кешегә биреләчәге, моңа шәһәр бюджетыннан 156 мең сумнан артык акча тотылачагы хакында яза.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар