Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Париж тәмле итеп балык пешерә

Башкорт җырчысы бәйрәм табынына рецепт тәкъдим итте.

news_top_970_100

Башкортстан җырчысы Фирүзә Париж инстаграмдагы сәхифәсендә балык пешерү рецепты белән уртаклашты. 

«Тиздән бәйрәмнәр җитә. Миннән сезгә тәмле бер балык рецепты. Пешереп ашагыз әле, шул тикле тәмле», — дип яза ул.

Җырчы төрлечә эшләп караса да, балыкны духовкада пешерергә кирәк дип саный.

Ике дорадо балыгы, соя соусы, терияки соусы, бальзамлы соус-крем, паприка, зәйтүн мае, лимон, тоз, борыч алырга кирәк. 

Балыкны юып, эчке органнарын алырга, саңакларын кисеп ташларга, кәгазь тастымал белән корытырга. 

Бер ягына үткен пычак белән кисемнәр ясарга, тозларга һәм маринад сибәргә. 20 минут духовкада пешерергә, дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100