Фирүзә Париж Гүзәлия көенә язылган яңа җырын тәкъдим итте
«Җыр беренче тыңлагач та күңелемә ятты», — дип яза ул.
Башкортстан җырчысы Фирүзә Париж «Чия чәчкәләре» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
«Җыр беренче тыңлагач та күңелемә ятты. Сезнең күңелләргә дә хуш килер дип ышанам. Ошаса, лайк куярга һәм репост эшләргә онытмагыз яме», — дип яза ул.
Фирүзә Париж тиздән бу җырның клибы чыгачак дип ышандыра.
Җырның көен Гүзәлия, сүзләрен Рауза Хафизова язган.