Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Париж авырган: «Йөзем шешенә, инде мендәргә охшап калды»

Җырчы табибларның нинди шартларда эшләгәне турында да яза.

news_top_970_100
Фирүзә Париж авырган: «Йөзем шешенә, инде мендәргә охшап калды»
https://www.instagram.com/firuza_paris/

Җырчы Фирүзә Париж авырып киткән. Ул бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә яза.

«Ничек чирләп китүемне үзем дә аңламый калдым. Вирус өебезгә сиздермичә генә килеп керде. Барыбызда гап-гади тамак авырту һәм ангина дип уйлады. Температурам 37,2 тирәсендә торды. Тәм һәм ис сизүем югалмады. Ләкин мин табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнлеген эчке тоемлавым белән сиздем. Нәтиҗәдә, мин бүген хастаханәдә ятам.

«Өйдә каласым калган, хастаханәдә кешенең хәле авырая гына» дип язучылар күп. Андыйларны мин, гомумән, аңламыйм. Сез табибларның нинди шартларда эшләгәнен күрсәгез икән — смена дәвамында сканфандр, уңайсыз күзлек киеп йөриләр, респиратор аша сулыйлар. Болар барысы да вирусны тизрәк җиңү, кешеләрне әлеге афәттән коткару, без элеккечә тыныч тормыш белән яши алсын өчен эшләнә.

Табибларны ачуланганчы, рәхмәтле булырга һәм аларга ышанырга өйрәнәсе иде. 

Мин үземне күпкә яхшырак хис итәм. Тулысынча аякка басу өчен көнгә 16 сәгать эчкә ятып торам. Йөзем шешенә, инде мендәргә охшап калды. Суны чама белән эчәргә тырышам. 

Сәламәтлегебез үзебезнең кулларда. Дәвалануны никадәр иртәрәк башласак, шулай яхшырак. Ә иң яхшысы — бөтенләй авырмау. Барыгызга да сәламәтлек телим», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100