Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Ибәтуллинаны Хәния Фәрхи исеме белән акча эшләп ятуда гаепләгәннәр

«Кояшым миңа миллионнарын почта аша салып кына ята шул. Бик шәп акча чыгара торган шахтада эшли», — дип җавап язган аларга сеңлесе.

news_top_970_100
Фирүзә Ибәтуллинаны Хәния Фәрхи исеме белән акча эшләп ятуда гаепләгәннәр
https://www.instagram.com/firuza_ibatullina/

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинаны начар күңелле кешеләр рәнҗеткән. Баштарак аның Хәния Фәрхигә тынычлап йокларга ирек бирмичә, мәрхүмә турында көнаралаш истәлекләр язуын тәнкыйтьлиләр иде. Бу юлы сеңлесен Хәния Фәрхи исеме белән акча эшләп ятуда гаепләгәннәр. «Кызык, эшкә ашыгасыз. Ә нинди эшкә? Хәния аркасында акча эшләп ятасың», — дигән комментарийны Фирүзә Ибәтуллина карусельгә дә чыгарган. Бу сүзләр аның йөрәгенә ут салган, җанын бик әрнеткән. 

«Моңа кадәр дә шакшы, пычрак язган бәндәләр бар иде. Әмма монысына җитми инде. Кояшымның кызыл китабына кертәм мин сине, бөҗәккәем. Әйе, дөрес язасың. Кояшым миңа миллионнарын почта аша салып кына тора. Эх, бик шәп акча чыга торган шахтада эшли шул күз нурым. Мин үз көчемдә, үз акылымда, Ходайга мең шөкер, үзем генә түгел», — дип язган ул. 

Фирүзә Ибәтуллина дусларына һәм дус булмаганнарга ишекләрне ябачагы турында әйтә. «Гафу, Кояшымны яратканнар. Без үскәндә бер-беребезне якладык, сакладык, кадерләдек. Инәй сизде ахры борчуымны. Бүген көннең ничек үтүен дә, ил-көндәге яңалыкларны да сорашмады. 

Мин мескеннәрдән качмыйм, аларны эзләп табып, изеп үтерүдән шикләнәм. Эх, кошымның гомер юлында шундый лайлалы, пычрак бөҗәкләр күпме шуышкандыр. Кызганыч, аралар ерак булды шул», — дигән.

Фирүзә Ибәтуллинаның инстаграм дуслары арасында Хәния Фәрхинең мәңге тугры тамашачысы да күп. Әлеге сүзләрне күпләр легенда-җырчының рухын кимсетү итеп кабул иткән. Андый пычрак, шакшыларны кертеп, Хәниянең кызыл китабын пычратмаска кушканнар. «Аллаһы Тәгалә үзе бирер җәзасын андыйларга. Гомер озын, юл ерак, бер көндә генә килми ул»

«Ничек шулкадәр явыз булып була икән ул? Кешенең рәнҗешеннән дә курыкмыйлар бит», — дигәннәр.

Инстачылар Хәниянең исемен мәңгеләштерү өчен бик күп эшләр башкаручы сеңлесен тынычландырырга ашыккан. Фирүзә Ибәтуллинага атап язылган рәхмәт сүзләре дә бихисап. 

«Сез бик зур эшләр башкардыгыз. Хәния Фәрхи - ул эталон. Андагы моң, тавыш, сәхнәдә үзен тотышы, энергия, матурлык мәңге яшәргә тиеш. Сез моны эшләдегез, рәхмәт сезгә. Без сезнең белән горурланабыз», - дип юаткан аны халык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100