Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Ибәтуллина танышларының үкенечле үлеме турында: «Кем җавап бирер?»

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинага бу көннәрдә ике яшь гаиләнең кайгы-хәсрәтен уртаклашырга, үкенечле үлемнәрнең шаһиты булырга туры килгән. Фирүзә Ибәтуллина бу турыда әрнеп инстаграмга да язган. 

news_top_970_100
Фирүзә Ибәтуллина танышларының үкенечле үлеме турында: «Кем җавап бирер?»
Михаил Захаров

Фирүзә апаның әлеге посты бар кешегә дә: «Тагын язам инде. Язмыйча булмый, инде меңәргә телгәләнгән йөрәгемә тагын кан сауды. Ике көн рәттән, ике гаиләнең ачы хәсрәт, кайгысының шаһиты булып, ике ир-егетне соңгы юлга озатырга туры килде.

Авылдашымның улы, 4 бала атасы, 43 яшьлек гаилә башлыгы, эшендә хезмәт алдынгысы, хезмәттәшләре, курше арасында абруй казанган, сөеп туя алмаган «сөеклем, матурым» дип кенә дәшкән тормыш иптәшен, энҗе бөртегедәй 4 сабыен калдырып (кечкенә кызына 8 ай), нинди көч-йокысыз төннәр аша әле генә Уфа кадәр Уфаларда тырышып-тырмашып йорт салып, яңа машиналар алып, туйганчы йөри дә алмаган ир солтаны мәңгелеккә күзләрен йомган өчен кемне гаепләргә? 

Әле генә йөгереп эшләп йөргән, киләчәккә якты планнар корган кеше гомеренең кыйммәтлеге ни өчен бер минутта челпәрәмә килә? Югыйсә, хастаханәгә барган, табибларга ышанган. Бөтен дөньяга сибелгән шул хәшәрәт ковидка сылтыйлар да куялар. Ә бит анализы вирусны курсәтмәгән килеш ковидлы авырулар янына салып куйганнар. Курәсең, шулай барлык кешеләрне бер чокырга салу аларга уңайлыдыр да. Бөгелә-сыгыла елаган анасы, гаиләсенең мәңгелек хәсрәте өчен кем җавап бирер?

17 яшьлек студент егет — әле бөредәге, чәчәк атарга да өлгермәгән җан өчен дә берсе дә җавап бирми. Сабыен алып киткәндә җир тырнап, җан газабы белән әрнеп: «Улым, китмә», — дип елаган ананы ничек юатырга?

Оялмыйча көн-төн хезмәт куйган табиб, шәфкать туташларын гаеплисең диярсез! Гаепләмим, көн-төн җавап эзлим мин. Ни өчен? 

Күпме якыннар, танышлар мин белгән Нефтекамск юлы, Нефтекамск хастаханәсендә генә дә исән китеп, үлеп кайталар. Шушы көндә генә алты айлык сабыен да җир куенына салган ананың хәсрәтен кем аңлар? Аның әйтүе буенча, шул ковидтан авырган бик күп сабый көткән аналарның балалары якты дөньяга аваз салмыйча китеп барганнар. 

Кайсы төбәкне генә алма, нинди яхшы, төзек, яңа җиһазлары булган хастаханәдәге бүлекләрне ябалар. Үзәк хастаханәдә бала табу булеген шундый матур итеп төзекләндергәннәр иде, ул да ябылды. Ә бит туасы җан көтеп тормый, ул якты дөньяга ашыга. Инде табар вакыты җитән ана кеше ничә чакрымнар утеп балалар тудыру йортына юлга чыга. 

Шушы ике көн, ике төн эчендә башымда мең сорау. Нишләдек, нишлибез, кая бара дөньябыз? Эшләгән кешегә тормышыбыз җитеш, тамак тук, өстебез бөтен. Дәү әни, дәү әтиләребез янәдән дөньяга тусалар, бу рәхәттә яши алмаслар иде. Хәзерге тормышта бозыклыклар да бик юк кебек инде. Яшьләр дә дингә, исламга тартыла, мәчетләргә йөриләр. Шулай да әлеге тормышыбызның яме, тәме китте. Әллә соң бу тормышта рәхәт, мул яшәвебезнең җазасын шулай якыннарыбызны югалтып алабызмы? Көн дә иртән хәл-әхвәл сорашканчы, «Ишеттеңме әле, шул үлеп киткән бит», — дип сүз башлыйбыз. Әйтерсең, тоташ дөньябыз шулай гына бара. Акыл да сатарга язмадым. Якыннарын, газизләрен югалтканнар өчен йөрәгем яна. Авыр бит ул, авыр җан сөйгәннәрен озату. Балакайларын югалтканнар өчен җир-күк сабырлыклар телим. Берәүгә дә күрсәтмәсен», — дип язган ул.

Инстаграм дуслары да Фирүзә апа белән килешкән. «Бик дөрес язгансыз, Фирүзә ханым. Бар жирдә дә шул хәл», Хәзер башка авырулар бетте, ковид дип шунда гына салып куялар. Бераз яхшырак тикшерсәләр, алай булмас иде. Авырсаң да барырга куркып ятасың. Ходай түземлек бирсен», «Кая бара бу дөнья… Кешеләр көн саен китәләр. Зиратларда кара булып, шомлы кабер ташлары арта», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100