news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Ибәтуллина: «Хәсрәтләр һаман урап үтми…»

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина тагын бер якын туганнары мәрхүм булуы турында яза.

news_top
Фирүзә Ибәтуллина: «Хәсрәтләр һаман урап үтми…»
Михаил Захаров

Җырчы Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина инстаграмда тагын бер якын туганнарының гүр иясе булуын хәбәр иткән.

«Хәсрәтләр һаман урап үтми. Дәү әтиләребез бертуган булган Гөлфирә апабызны үз авыруы салкын җир куенына алды. Аллаһның рәхмәтендә бул. Гомер юлы җиңелләрдән булмаса да, киң күңелең, ярдәмчеллегең, юмортлыгың белән бар кешене яраттыра идең.

Син безнең йөрәкләрдә бер якты нур булып калырсың. Тыныч йокла, туганым.

Аны хөрмәтләп озатырга килгән авылдашларга, туганнарга савап булсын»», — дип язган Фирүзә Ибәтуллина.

Инстаграмдагы язылучылары Фирүзә Ибәтуллинаның тирән кайгысын уртаклашкан. «Сезгә Ходай сабырлык бирсен. Жирдә матур хатирәләре озак яшәсен», — дип теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар